

Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан сугышчылар реабилитация өчен барлык шартларны да алырга тиеш. Реабилитация үтүдә аларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү ярдәм итәргә тиеш. Тик аларның барысы да кая барып спорт белән шөгыльләнергә икәнен, кайсы спорт залы нинди тренажерларны, мәйданчыкларны, спорт төрләрен тәкъдим итүен белми. Шуңа СВО катнашучысы телефонында ачып, барлык тиешле мәгълүматны ала алырдай кушымта булдыруның мәгънәсе бар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика вице-премьеры Олег Лига һәм республика вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибовка СВО катнашучылары һәм ветераннары өчен программа эшләргә кушты. Радий Хәбиров фикеренчә, цифрлы платформа сугышчыларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә алырлык учреждениеләр табарга ярдәм итәчәк.
Төбәк җитәкчесе республикага СВО катнашучылары кайтуын һәм аларның күп булуын аңларга кирәк, дип белдерде. Һәм сугышчыларны тернәкләндерү, сәламәтләндерү өчен барлык шартларны да тудыру мөһим.
“Безнең максат – зур саннар белән эшләү. Бездә катнашучылар саны зур, җәрәхәтләр алучылар саны зур һәм спорт объектлары да күп. Әмма гомум кратинаны белүче юк, дип уйлыйм. Мин берәр авыл районында ир-егетләр спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегеннән мәхрүмдер дип, бу сорау анда җайга салынмагандыр дип уйлыйм. Димәк, безнең барлык спорт объектлары, бу объектларның учредительләренең СВО катнашучыларына кайсы вакытны тәкъдим итә алу карарлары кушымтага кертелә. СВО катнашучылары белән очрашырга, сөйләшергә кирәк. Бәлки, аларның кайсыберләре кичен шөгыльләнә аладыр, ә кайсыбер өлеше беренче сменада, балалары мәктәптә булганда.
Төймәгә бастың. Һәм, шартлы рәвештә әйтик, Аскында спорт белән шөгыльләнәләр, ди. Методист бармы икән, анда ул да кирәк әле, яисә бу эш белән шөгыльләнә торган тренер”, – диде Радий Хәбиров.
“Безнең бурыч, тагын бер тапкыр кабатлыйм, зур саннар белән эшләү. Паралимпиячеләр булып киткән һәм ярымпрофессиональ спортчылар командасы белән генә түгел. Ә барлык СВО катнашучылары белән. Спорт алар өчен зур мәгънәгә ия, сез моны яхшы аңлыйсыз. Кемдер спортны күңел ачу кебек кабул итә. Әмма бу алай түгел. СВО катнашучысы өчен кайчакта спорт – гомерен һәм аның алдагы тормышының траекториясен коткару ул”, – диде Радий Хәбиров.
Цифрлы платформаны булдыруга Радий Хәбиров ярты ел вакыт биргән.
Чыганак: bashinform.ru