Барысы да Жиңү өчен
3 Сентября , 04:04

Ярдәм чаралары озайтылды

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

27 августта республика Башлыгы махсус операция зонасында хезмәт итү өчен Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкына бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гамәлдә булу вакытын озайтты. Ел башыннан контракт төзегән хәрбиләр өчен төбәк түләүләре күләме 1 миллион сум тәшкил итә. Радий Хәбиров указы буенча ярдәм чарасы 2026 елның 30 сентябренә кадәр озайтылды.

Шулай ук төбәк җитәкчесе күрсәтмәсе буенча республикада СВОда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары исемлеге киңәйтелде. Документ нигезендә, алар өчен республика буенча ике көнлек бушлай экскурсия турлары оештырыла. Әйтергә кирәк, Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 55тән артык төбәк чарасы эшләп килә.

Элегрәк Башкортстанда төбәк инфраструктурасын БПЛА һөҗүмнәреннән саклаучы “БАРС" отряды сугышчылары өчен ташламалар кертелде. Район башлыгы указы буенча, 1,5 яшьтән башлап сугышчыларның балаларын балалар бакчаларына чиратсыз алалар, карау өчен ата-ана түләвеннән азат итәләр, продлёнка  һәм түгәрәкләрдә бушлай урыннар бирәләр. Сугышчы һәлак булса, аның гаиләсе бер тапкыр бирелә торган түләү алачак.

"Без Башкортстанда үзебез өчен төп принципны билгеләдек – барысы да җиңү өчен! Бу принципка таянып, без идарә итү командасы, икътисадның реаль секторы,  халыкның эшчәнлеген оештырабыз", – диде Радий Хәбиров 27 августта Уфада үткән VIII Гражданнар форумында.  

Шулай ук августта Башкортстанда исемле яңа пилотсыз системалар батальонына җыю турында игълан иттеләр. “Безнең егетләр арасында пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләр күп – бу Кораллы Көчләр элитасы, аның артында безнең армиянең киләчәге",  – дип белдерде үз фикерен республика Башлык.  Контракт буенча хәрбиләр өчен барлык ташламалар яңа подразделениегә дә кагылачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас