Барысы да Жиңү өчен
2 Сентября , 19:10

Фронттан кайтса да, ил сагына баскан

СВО ветераны хәзер  Башкортстан күген саклаячак. 

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Азамат Шаһисолтанов БАРС отряды белән өч елга контракт төзегән. СВО ветераны белдерүенчә, ул бурыч тойгысы һәм республиканың тыныч күген һавадан янаулардан саклау теләге белән аңлы рәвештә бу адымны ясаган.

Шаһисолтанов сүзләренә караганда,  БАРСта хезмәт итү фронттан кайтканнарга сугышчан тәҗрибәне аеруча кирәк булган урыннарда кулланырга мөмкинлек бирә.

“Безнең бурыч – тимер гөмбәз белән шәһәр һәм авылларны күктән янаулардан капларга. Һәм без бу бурчны үтиячәкбез. Безнең артыбызда – гаиләләребез, безнең йорт һәм Ватаныбыз. Ә болардан да көчлерәк мотивация була алмый”, – диде Азамат Шаһисолтанов.

Исегезгә төшерәбез, Азамат Шаһисолтанов “Башкортстан геройлары” кадрлар программасыны тәмамлады. Ул Белорет районы хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли.

Азамат Шаһисолтанов махсус операция зонасында “Ахмат” штурм батальоны командиры урынбасары булып хезмәт итте. Фронттан каты яраланып кайтты. “Батырлык өчен” медале, “СВО Герое”  билгесе, генерал Шайморатов медале, “Ахмат” спецназ ордены белән бүләкләнгән.

Генерал Шәйморатов медале белән бүләкләү тантанасында Азамат Шаһисолтанов, республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм БАшкортстан халкына рәхмәт сүзләрен җиткереп: “СВО катнашучыларына шулкадәр ярдәм итүләрен минем әле беркайда да күргәнем юк", – дигән иде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас