

Башкортстанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәгенең җитештерү мәйданчыгын әзерлиләр, дип хәбәр иттеләр БР Сәнәгать һәм энергетика министрлыгында. Проект ”Пилотсыз авиация системалары” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм төбәктә үзебезнең пилотсыз очкычларны эшләү, сынау һәм җитештерү өчен заманча инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән.
БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Эдуард Мостафин билгеләп үтүенчә, моңа кадәр фәнни-җитештерү үзәген эшләтеп җибәрү буенча киңәшмә йомгакларына ярашлы беркетмә төзелгән һәм алдагы бурычлар билгеләнгән. Бүген проект гамәли этапка күчә. Каралган җиһазларның яртысы буенча сатып алу процедуралары тәмамлана, поставкаларга күчү башлана. Төп мәсьәләләрнең берсе – мәйданчыкны әзерләү. Мастер-планны эшләгәндә бер үк вакытта җиһазларга технологик таләпләрне һәм булачак резидентларның реаль ихтыяҗларын да исәпкә алырга кирәк.
Башкортстан өчен пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген төзү – тармакның практик үсешенә күчү. Фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыруга республика 1,3 млрд сум күләмендә федераль субсидия алды. 2030 елга пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге төбәктә кимендә 493 эш урыны булдырырга планлаштыра. Үзәкне тулысынча 2026 ел ахырына кадәр җиһазландыру планлаштырыла.
Чыганак: bashinform.ru