Барысы да Жиңү өчен
26 Августа , 04:55

Механизатор СВО зонасына китеп БПЛА операторы булган

Салават районы хакимияте/ МАХСалават районы хакимияте/ МАХ
Фото:Салават районы хакимияте/ МАХ

Махсус хәрби операция зонасында Салават районыннан “Башкорт” позывнойлы  коптер тибындагы БПЛА өлкән операторы хезмәт итә.

Дрон операторы белдерүенчә, беспилотниклар белән идарә итү күнекмәләре бүген армиядә генә түгел, гражданлык эшчәнлегендә дә кирәк. БПЛА подразделениеләрендә хезмәт итү, заманча югары технологияле компетенцияләр бирә, ди ул.

Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, “Башкорт” Оборона министрлыгы белән контрактка 2024 елда кул куйган. Моңа кадәр ул туган авылында механизатор булып эшләгән.

Әлеге вакытта аның бурычларына разведка, артиллерия утын корректировкалау, дошман позицияләренә һөҗүм итү, шулай ук алгы сызыкка боеприпаслар һәм медикаментлар илтү керә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев исемендәге пилотсыз системалар батальонына җыю турында игълан иттеләр. БПЛА батальоны сафларында хезмәт итү белән кызыксынучы республика халкы Уфаның Октябрь революциясе урамы, 3нче йорт адресы буенча актуаль сорауларга җавап ала ала. Телефон номерлары +7 995 948-65-41, +7 908 358-00-00.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас