+23 °С
Ясно


Шушы көннәрдә Чакмагыш районыннан 37 нче чираттагы гуманитар ярдәм озатылды. Аны җыюга барлык чакмагышлылар дәррәү кушылды.
Район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеевның социаль челтәрләреннән билгеле булуынча, алар гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына исән-сау илтеп тапшырып, егетләрнең хәлен белеп, кире әйләнеп кайткан. Яугир якташларыбыз барлык район халкына рәхмәт әйтеп, кайнар сәламнәрен җиткергән.