Барысы да Жиңү өчен
14 Августа , 03:00

Күмертауда волонтер СВО өчен дрон җиһазлары ясый

Олег Астахов. Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы.Олег Астахов. Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы.
Фото:Олег Астахов. Күмертау шәһәре хакимияте башлыгы.

Күмертауда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Ринат Вәлитов 3D-басма нечкәлекләрен үзләштергән һәм ай саен БПЛА өчен меңәрләгән стабилизаторлар ясый. Бу хакта шәһәр мэры Олег Астахов үзенең социаль челтәрләрендә  язып чыккан.

Былтыр җәен Ринат БПЛА өчен кулдан җайланмалар ясый башлаган – атнасына 400-500 эшләнмә җыйган. Соңрак волонтерлар аңа 3D-принтер алып бирергә ярдәмләшкән. Бүген инде Ринат Вәлитов ай саен  СВОдагы сугышчылар өчен меңәрләгән стабилизатор җыеп озата.

“Ринатның ярдәм итү теләге буш урында барлыкка килмәгән. Гаиләсендә  уртак Җиңүгә үз өлешен кертүчеләр бар – картәнисе, өлкән яшьтә булуына карамастан, маскировка челтәрләре үрә. Ә Ринат Вәлитовның үрнәге хөрмәткә генә лаек түгел, ул, теләк булганда күпкә ирешеп булганны дәлилләп, илһамландыра да”, – дип сөйләде Күмертау мэры.

Махсус операциягә керткән өлеше өчен Ринат Вәлитов 29нчы гвардия гомумхәрби армиясе командующиеның “Фронтка ярдәм иткәне өчен” медале белән бүләкләнгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас