Барысы да Жиңү өчен
11 Августа , 05:28

“Свой” “БАРС” отрядына кушылган

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның социаль челтәреннән.Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның социаль челтәреннән.
Фото:Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның социаль челтәреннән.

Дошман һөҗүмнәре тыныч объектларга ябырылгач, Чишмә районында яшәүче ир-ат читтә кала алмаган.

Ул “БАРС” отрядына кушылган. “Свой” позывнойлы сугышчы  республиканы дроннардан саклый, дип хәбәр итте Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров.

Отрядта хезмәт иткәнче 31 яшьлек ир-ат шикәр заводында эшләгән, кызын тәрбияләгән һәм тыныч планнар корып көн күргән. Дошман һөҗүмнәре әледән-әле тыныч объектларга ишелгәч, ул читтә калмаган.

“Свой” үз теләге белән “БАРС” отрядына кушылган. Акча яисә бүләкләр өчен түгел – гаиләсе тыныч йокласын, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм район предприятиеләре хәвефкә дучар булмасын өчен. Отрядку кушыла ике атналык укулардан башланып киткән – дроннар белән эшләү, мобиль ут төркемнәре тактикасы. Аннары – ай ярымлык тәүге заезд. Күптән түгел хезмәтенең яңа этабы башланды –  анда ул дөрес эшлим дигән ныклы ышаныч белән бара”, – дип сөйләде Ришат Мансуров.

“БАРС" отряды дошманның пилотсыз очу аппаратларыннан саклау белән шөгыльләнә. Отрядтагылар төп гражданлык объектларын саклап, бары тик Уфа һәм республика чикләрендә генә бурычлар үтиләр. Алар сагында – нефть һәм газ эшкәртү предприятиеләре, энергетика һәм хәрби заводлар, шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары, торак районнар һәм объектлар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас