Барысы да Жиңү өчен
10 Августа , 04:35

БПЛА һөҗүмен фото-видеога төшерергә ярамый!

Исегезгә төшерәбез, узган елны, 16 сентябрьдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров дроннар һөҗүмнәре һәм аларның нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны тулысынча бастырып чыгаруны тыя торган указга кул куйды. Тыюга пилотсыз очкычның тибын, аны очыру урынын, очу траекториясен, һөҗүм объектларын һәм зарарлану характерын, шулай ук республика территориясендә ПВО һәм РЭБ системалары эшен билгеләргә мөмкинлек бирә торган фото-видеоматериаллар эләгә. Мондый  мәгълүматны дошман өчен әзер разведка мәгълүматлары дип бәяләргә мөмкин.

Указны бозган өчен административ штрафлар каралган. Гражданнар өчен –  3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифа биләгән шәхесләр өчен – 10 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик шәхесләр өчен – 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр.

Исегездә тотыгыз! Дошман социаль челтәрләрдәге һәр хәбәрне җентекләп күзәтә. Бастырылган кадр аңа киләсе һөҗүмен төгәлрәк ясарга мөмкинлек бирә. Сез үз акчаларыгызны һәм ирегегезне генә хәвеф астына куймыйсыз, сез дошманга үтерергә ярдәм итәсез.

БПЛА һөҗүмнәренең нәтиҗәләрен төшерүне тыю турында Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә кисәткәннәр иде.

"Барыгыздан да истә тотуны сорыйбыз: хәрби объектларның урнашуы, ПВО системалары эше, критик инфраструктура объектлары яки дошманны кызыктырган башка мәгълүматны ачу административ хокук бозу кысаларыннан чыгарга мөмкин. Мондый очракта РФ Җинаять кодексының кайбер маддәләре буенча җинаять җаваплылыгы каралган булырга мөмкин, шул исәптән дәүләт хыянәте турындагы нормалар, террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү һәм Кораллы Көчләр гамәлләре турында алдан ук ялган мәгълүмат тарату, алар буенча санкцияләр иректән мәхрүм итүнең реаль срокларын күз уңында тота”, – диелә ведомство хәбәрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас