

СВОда пилотсыз очу аппаратлары разведканың һәм һөҗүм итүләрнең төп чарасына әйләнде. Яшь дрон операторларына нинди перспективалар ачылуы һәм Башкортстанда Русиядә беренче пилотсыз системалар батальоны ничек оештырылуы турында республика Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагуҗин сөйләде.
Артур Юмагуҗин әйтүенчә, бүген СВОда БПЛА расчетлары актив эшли. Заманча технологияләр дошманга каршы көрәшнең мөһим элементына әверелде. Һәм әгәр махсус операция башында дроннар күбесенчә разведка өчен кулланылган булса, хәзер ВСУның техникасына, ныгытмаларына һәм тере көченә һөҗүмнәр ясыйлар, шулай ук җирлекне күзәтүне дәвам итәләр, колонналарны каплыйлар, утны төзәтәләр һәм тыныч халыкны саклыйлар. Кыскасы, БПЛА операторлары бүген иң кирәкле белгечләрнең берсе, дип ассызыклады киңәшче.
Республика Башлыгы киңәшчесе Башкортстанда пилотсыз системалар батальонын булдыру идеясе ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Артур Юмагуҗин сүзләренә караганда, аңа 506нчы полкның мотоукчылар батальоны командованиесе мөрәҗәгать иткән, бу батальонда күп башкортстанлылар хезмәт итә.
"Дөресен генә әйткәндә, БПЛАның аерым подразделениеләрен булдыру идеясе күптән барлыкка килгән иде инде. Командование мине бу уңайдан сөйләшергә чакыра иде. Мин карарны Башкортстан Башлыгы кабул итә, дидем. Дивизия командиры Радий Хәбиров исеменә хат язып, батальон оештыруны сораган. Радий Фәритович БПЛА батальонын булдыру турында игълан иткәч, штабтагы телефон „кыза“ башлады, без җавап биреп өлгерми башладык. Хәзер икенче номер куярга уйлыйбыз, чөнки бер генә телефон аз. 40 яшьтән узган ир-атлар да шалтырата, әмма БПЛА операторлары өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ир-атларны гына алабыз. Хатын-кызлар да шалтырата, тик аларны алмыйбыз. Тема ябык", – диде Артур Юмагужин.
Яшьләр өчен БПЛА гаскәрләрендә хезмәт итүнең өстенлекләре турындагы сорауга җавап биреп, офицер бүген барысы да Президентның махсус контрактларның бер елга төзелү турындагы Указы хакында белә, дип аңлатты. Яшь ир-егетләр хәрби хезмәттән соң контрактка кул куя ала.
"Ә 18-19 яшьтә дә контракт төзергә мөмкин, чөнки безнең өстенлегебез бар. Ир-егет батальонга килә, профессиональ әзерлек үтә. Махсус контрактның вакыты – бер ел. БПЛА операторлары алгы сызыкта түгелләр. Бер ел хезмәт иткәннән соң аның хәрби-гражданлык белгечлегенә, ветеран таныклыгына, юк ителгән техника һәм дошман объектлары өчен дәүләт бүләкләренә, әлбәттә, лаеклы түләүләргә, шулай ук теләсә кайсы югары уку йортына укырга керү мөмкинлегенә ия булачак. Перспективалар бик зур.
Заман яшьләре бармакларының моторикасы бик яхшы, алар тиз фикерли. Кемдер алар смартфон һәм компьютердан башка берни белми дип уйлый, тик менә бүген нәкъ шундыйлар безгә кирәк тә инде. Һәм күпләп кирәк, фронтта алар өчен эш бик күп. Кичә компьютер уеннарында “дошманны бомбага тоткан” ир-егетләр безгә кирәк тә инде. СВОда аларның тәҗрибәсе һәм күнекмәләренә ихтыяҗ зур.
2022 елда Шәйморатов, Доставалов, Салават Юлаев батальоннарына нигездә профессионаллар китте, алар – Әфганстан, Төньяк Кавказ, Сүрияне үткән кешеләр. Ул вакытта алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Хәзер алар шулай ук пилотсыз системалар белгечләре квалификациясен ала. Тик әйдәгез дөреслеккә күз салыйк. Яшь егетләрнең фикерләре башка. Ул егетләргә әти булырлык яшьтәге солдатлар, никадәр генә тырышсалар да, прогресс артыннан өлгерә алмаячаклар. Мин сезгә моңа кадәр әйткән идем инде, яшьләр – сугыш аллалары. Без аларга өметләнәбез. Сүз уңаеннан, еш кына гаилә династияләрен күрәм. Әтиләре өйләренә кайтып китә, ә уллары республиканының исемле батальоннарына килә. Ир-атларның яше инде 50дән өстә, ә аларның балалары эшне дәвам итә”, – дип уртаклашты Артур Юмагуҗин.
Офицер, яшь дрон операторлары турында сөйләгәндә, аларның БПЛАны ничек тиз үзләштерүләренә, ә үзара “кошлар телендә”сөйләшүләренә гаҗәпләнә. Артур Юмагуҗин БПЛА операторлары эшен еш күзәтүен һәм аларның фикерләү тизлегенә һәм реакциясенә таң калуын таный. А.Юмагуҗин аларның аның күз алдында Уфа белән шалтыратышып, дронны ничек модернизацияләргә икәнен аңлатуларын мисал итеп китерде, өстәвенә ул үзе сүзнең нәрсә турында барганын һәрвакытта да аңламаган. Әмма нәкъ менә шундый мизгелләрдә ул бу белгечләр артында киләчәк булуын һәм нәкъ менә алар җиңүгә китерәчәген аеруча кискен аңлый.
Республиканың яңа исемле пилотсыз системалар батальоны хәрбиләрне җыюны дәвам итә. Сайлап алу критерийлары һәм хезмәт шартлары турында тулырак мәгълүматны батальон штабында (Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы, 3 адресы буенча яисә +7 995-948-65-41, +7 908-358-00-00 телефоны буенча) белергә була.
Башкортстан Башлыгы кушуы буенча Муса Гәрәев исемендәге батальонга алуны бүлекчәгә нигез салучы Артур Юмагуҗин җитәкли.
Чыганак: bashinform.ru