Барысы да Жиңү өчен
7 Августа , 08:18

"Карарны тиз кабул итәргә кирәк"

БПЛА операторы пилотсыз очкычлар белән идарә итү өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында сөйләде.
"Резо" позывнойлы якташыбыз пилотсыз очу аппаратлары һәм җир өсте роботехник комплекслары операторы булып хезмәт итә.
Заманча пилотсыз очкычлар һәм җир өсте роботлары төрле бурычларны үтәргә ярдәм итә. Шул ук вакытта операторлар даими рәвештә эш методларын камилләштерә, яңа җиһазларны үзләштерә һәм техника белән идарә итүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайлый, –ди "Резо".
–Тагын нинди сыйфатларга ия булырга тиеш БПЛА операторы?
–БПЛА операторы үз техникасын яхшы белергә генә түгел, ә сабыр, тырыш булырга һәм карарларны тиз кабул итә белергә тиеш. Нәкъ менә шушы сыйфатлар куелган бурычларны уңышлы үтәргә ярдәм итә.
– Анда иң авыр нәрсә?
Иң авыры туганнарны һәм дусларны сагыну хисенә түзәргә өйрәнүдер. Махсус хәрби операция мине тыныч тормышны тагын да югарырак бәяләргә өйрәтте.
Әйткәндәй, БПЛА подразделениеләрендә хезмәт итү турында сорауларыгыз булса, аларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Читайте нас