Бөре районы СВО зонасына ике автомобиль һәм биш мопед җибәргән

 Бөре районыннан яугирләргә Луганск юнәлешендә билгеләнгән гуманитар йөк алгы сызыкка юлланды.

Бөре районы СВО зонасына ике автомобиль һәм биш мопед җибәргәнБөре районы СВО зонасына ике автомобиль һәм биш мопед җибәргән
Бөре районы СВО зонасына ике автомобиль һәм биш мопед җибәргән

Бу хакта социаль челтәрләрдә район башлыгы Павел Трапезников хәбәр итте. Йөк составында - ике автомобиль, “ВАЗ 2110” һәм “УАЗ”, аларны Денис Карамов, Дмитрий Мельников һәм Фәнис Мостафин тапшырган, ә җирле «Внедорожник» автоклубы аларны алгы сызыкка  әзерләгән.

Эшмәкәр Вячеслав Сабиров биш электромопед өстәгән, принтер һәм компьютерны шул ук эшмәкәр ярдәмендә район хакимияте хезмәткәрләре тапшырган.

Ярдәм җыюда шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары, фермерлар, волонтерлар һәм башка битараф булмаган кешеләр дә актив катнашкан, моның өчен муниципалитет башлыгы аларга ихлас рәхмәтен белдерде.

Йөкне озатырга Бөре шәһәре башлыгы Юрий Иванов киткән. Барлык посылкалар исемле һәм турыдан-туры ЛНРга җибәрелә, анда егетләр аларны өлешләп ала алачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас