Дума КТО катнашучыларын СВО катнашучыларына тиңләде

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Дәүләт Думасы пленар утырышта икенче һәм өченче укылышта Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләре территорияләрендә контртеррористик операциядә катнашучылар өчен өстәмә социаль гарантияләр билгели торган закон кабул итте. Хәзер алар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән беррәттән ташламалар алачак.

Закон СВО катнашучылары һәм күрсәтелгән төбәкләр территориясенә кораллы һөҗүмнәрне кире кагуда катнашкан хәрби хезмәткәрләрнең статусларын киләчәктә дә якынайтуга юнәлдерелгән.

Парламентның түбәнге палатасында аңлатуларынча, чик буе территорияләрен саклаучылар өчен махсус урта һәм югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча кергәндә СВО катнашучылары өчен гамәлдәге ташламалар билгеләнә. Моннан тыш, дәүләт чигендә кораллы бәреп керүне яки кораллы провокацияне кире кагу буенча бурычларны үтәгән хәрби хезмәткәрләр СВО катнашучылары кебек үк шартларда кредит каникулларыннан файдалана алачак.

“Хәрби гамәлләр аерылмый — СВО зонасында да, КТО зонасында да. Моннан чыгып эш итәргә кирәк. Хәрби хәрәкәтләр вакытында тормышта барган чынбарлыктан чыгып эш итәргә кирәк. Ә формаль әйберләр үзләрен кызганмаган һәм Русия мәнфәгатьләрен яклаучы егетләребез файдасына безнең тарафтан кабул ителгән карарларның асылына йогынты ясарга тиеш түгел”, — дип белдергән иде бу мәсьәләгә карата үз фикерен Путин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас