"Ашыкмау, тыныч булу мөһим"

Дистәләгән берәмлк ВСУ техникасын юк иткән "Ставрос" позывнойлы яугир дроннар белән ничек оста идарә итү серләрен аңлатты.

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Башкортстаннан “Ставрос”  позывнойлы  FPV-дроннар расчеты операторы ВСУның дистәләгән берәмлек хәрби техникасын һәм коралларын  юк иткән. Аның исәбендә – гексакоптерлар, ретранслятор-дроннар, пикаплар һәм квадроцикллар, җир өсте роботлаштырылган комплекслар, БПЛА антенналары һәм дошман складлары.

Моннан тыш, юк ителгән бронетехника арасында сугышчан броньле машиналар да бар, шул исәптә чит ил Kirpi һәм Oncilla машиналары, гаубицалар, танклар, шулай ук Хорватиянең РСЗО RAK-SA-12 системасы. “Ставрос” гыйнварда ялдан соң “Новатор” һәм “Казак” броньле машиналарын да юк иткән.

Дрон операторы – һөнәре буенча программист, сервис үзәгендә эшләгән, смартфоннар һәм компьютерлар ремонтлаган. Әмма ВСУның тәртипсезлекләрен күргәч, Ватаныбызны алгы сызыкта якларга дигән карарга килгән.

Махсус операциядә катнашу теләге миндә СВО башлану белән барлыкка килде. Миңа хәрби комиссариаттан шалтыраттылар да мәгълүматларымны тикшереп чыктылар. Миннән СВОда БПЛА операторы сыйфатында катнашу теләгем бармы дип сорадылар, һәм мин “әйе” дип җавап бирдем”, – дип сөйли “Ставрос”.

Дрон операторы сүзләренә караганда, заманча сугышны пилотсыз очу аппаратларыннан башка күз алдына китерү  мөмкин түгел. Сугышчы дрон белән идарә итәргә өйрәнү авыр түгел,  шулай да осталыкны даими камилләштереп торырга, эчке ашыгуларсыз, салкын баш һәм акыл белән эш итәргә кирәк, ди.

“Бүгенге көндә заманча сугыш хәрәкәтләрен БПЛА кулланусыз күз алдына китерү мөмкин түгел. БПЛА белән идарә итәргә өйрәнү авыр һәм озак түгел. Ә менә осталыкны камилләштерү җиңел түгел. Эчтән тыныч булу, ашыкмау мөһим. Әлбәттә гел генә алай эш итеп булмый, әмма моңа омтылырга кирәк”, – ди дрон операторы.

“Ставрос”ны өйдә картәтисе белән картәнисе һәм сөйгәне көтә. Фронттан кайткач, ул электрон техниканы ремонтлау эшен дәвам итәргә, бу эштә үсәргә һәм кешеләргә ярдәм итәргә ниятли.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп өстенлекләрен искә төшерәбез. БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән. Аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас