

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы “Риа” позывнойлы II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Геройга бүләкне бүген РФ оборона министры Андрей Белоусов “Центр” гаскәрләр группировкасына эш сәфәре вакытында тапшырды.
Башкортстанның Язучылар берлеге идарәсе рәисе Айгиз Баймөхәммәтов Динарны балачактан ук белә. Алар бергә үскәннәр. Айгиз Гыйззәт улы дустының 2024 елның августыннан СВО зонасында хезмәт итүе турында сөйләде. Бу вакыт эчендә “Риа" өч тапкыр җәрәхәтләр алган, әмма моңа карамастан, Ватанны саклау буенча хәрби бурычларны намус белән үтәвен дәвам итә.
“Динарны балачактан беләм, Белорет районы балалар йортында бергә тәрбияләндек. Аның тамырлары Әбҗәлил районыннан. Дустым бик тә яхшы күңелле һәм ярдәмчел кеше. Ул һәрчак тәвәккәллеге һәм ихтыяр көче белән аерылып торды. Аның СВОга китү хәбәре миңем өчен көтелмәгән хәл булды. Әмма Динар шундый ул. Якташым һәм дустым өчен бик шатмын. Тиз арада җиңү белән кайтырга насыйп булсын”, – дигән Айгиз Баймөхәммәтов Динар турында.
Чыганак: bashinform.ru