16 кешенең машинасын СВОга озаталар

Фронтка ярдәм булыр, ичмасам. 

Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән / МАХ.Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән / МАХ.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсеннән / МАХ.

Башкортстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларның 16 машинасын СВО ихтыяҗларына җибәрәчәкләр.

Башкортстан приставлары хезмәтендә кабат исерек килеш йөргән өчен суд тарафыннан тартып алынган җиңел машиналарны СВОга җибәрергә карар кылганнар.  Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан буенча  Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, бу партия Белоретта  тартып алынган 15 һәм Архангель районында тартып алынган 1  машинадан тора.

Суд приставлары документлар рәсмиләштерә, шуннан соң хәрбиләр автомобильләрне хәрби частька куачак. Әйткәндәй,  бу СВО зонасына озатылган автомобиль конфискатының беренче партиясе генә түгел. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас