Һавада җиңгән, җирдә җиңәчәк

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

СВО зонасындагы бүлекчәләрнең берсендә Башкортстаннан яшь егет хезмәт итә. “Аладдин” позывнойлы 22 яшьлек БПЛА операторы турында РФ Оборона министрлыгының “Красная звезда” гәзите язып чыккан.

Илнең оборона ведомствосы басмасы ачыклавынча, “Аладдин" тумышы белән Нефтекамадан. Аның сүзләренчә, сугышчан бурычларны үтәгән полкта республикадан чыккан күп кешеләр хезмәт итә.

“Безнең полкта башлыча якташлар – башкортлар, татарлар. Бар да үзебезнекеләр. Монда да туган туган яктагы кебек дисәң була”, – ди “Аладдин”.

Алан (егетнең исеме) кечкенәдән хәрби булырга хыялланган. Әти-әнисе аны Суворов училищесына укырга бирергә уйлаган, әмма барып чыкмаган. Ул спорт белән шөгыльләнгән, пейнтболда, тирда атарга яраткан, ә соңрак компьютер уеннарында да. Үсмер чагындагы күнекмәләр махсус операция зонасында кирәккән. Мәктәптән соң ул юристлыкка укырга кергән, әмма СВО үз төзәтмәләрен керткән. Узган елның сентябрендә Алан Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Яшь ир-атның әти-әнисе аның бу адымын хуплаган.

“Соңыннан укып бетерермен, вакыт бар әле, дип уйладым. Ә әле мин монда кирәгрәк. Ә биш елдан соң түгел. Беләсезме, мин “бу миңа кагылмый” диючеләрне аңламыйм. Ничек инде ул? Русия бит ул  әниебез, апабыз, сөйгәнебез кебек. Бер сүз белән әйткәндә, ул Ватан. Һәм бүген ул хәвеф астында. Һәм бу сиңа кагылмыймы? Ир-ат беренче чиратта яклаучы бит ул. Бу борын-борыннан килә. Мин уйлап чыгарган нәрсә түгел. Картәтием шундый фикердә булган, карт картәтием дә. Мин дә шулай уйлыйм. Әгәр инде телефонга текәлеп утырып, сине бар да урап узачак дип уйласаң, дошман бусагаңа кадәр килеп җитәчәк, ләкин анда инде соң булачак”, – ди Алан.

Тәүдә “Аладдин” штурм бүлекчәсендә хезмәт иткән. Кышын аның  җиткәчелегендәге алты штурмчыдан торган төркем ВСУның урман полосасындагы  терәк пунктын алу заданиесенә чыккан. Беренче сугышчы чокыр аша чыкканда минага эләккән, шартлау яңгырагач, ярдәм сораган тавыш ишетелгән. Нишләргә белмәгән егетләр энәле тимерчыбыкка уралган яралы солдатка жгут салыр өчен фонарьларын кабызган. Һәм шунда аларга пулемет ата башлаган.

“Һәм мин дошманның безне күрүен аңладым. Ул нәкъ алдыбызда. Шул ук мизгелдә карар кабул итәргә кирәк иде”, – дип исенә төшерә “Аладдин”.

Ул сулгарак күчәргә дигән боерык биргән. Безнең сугышчылар җавап уты ачкан. Әмма икенче яктан ВСУ автоматчиклары эшли башлаган. Килеп туган хәлдән чыгып, төркем яңа боерык алган. Аларга ут астындагы ачык җирлекне урап узарга кирәк була. ВСУ пулеметы һәм автоматлары тынып кала, әмма

120 миллиметрлы миномет ата башлый.

“Янымда шартлау яңгырады. Мине дулкын читкә алып ташлады. Суда аңыма килдем. Солёная елгасы башланган урынга. -17 градус салкын чамасы. Минем өстемдә броня, рюкзак, дрон-детектор, рация, бар да юеш, авырлыгы бер пот кадәр. Торам һәм бу авырлык мине кире аска сөйри”, – дип исенә  төшерә “Аладдин”.

Бозланган киемдә әйтерсең лә богаулагандай ир-ат нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген аңлый. Воронкадан воронкага 8.5 км шуышып, йөгереп дигәндәй үтә ул юлны. Бу вакытта камикадзе дроннары сугышчыларны ачыклауны дәвам итә, миналар да бар яклап шартлап тора.

“Белгән догаларымны укып алга барырга тырыштым. Ходай Тәгалә кодрәте белән генә исән  калдым, валлаһи, – ди Алан. – 1,5 километрдан соң  безнең ноктага барып җиттем. Анда мине “Шваб” позывнойлы егет каршы алды. Коткаручы фәрештәм дисәң дә була аны. Ул минем өс киемемне бераз киптерде, кайнар чәй эчерде һәм мин янә юлга кузгалдым”.

Ул көнне штурмчылар терәк пунктын яулап ала алмасалар да, аларның рейдлары хәлиткеч булган. Ул  задание нәтиҗәсендә  дошманның барлык ут чаралары да ачыклана. Разведка җыйган мәгълүматлар безнең подразделениеләргә берничә көннән соң ук ВСУ оборонасының дошман узелын юкка чыгарырга һәм позицияләрдә ныклап тернәкләнергә мөмкинлек биргән. Ул батырлыгы өчен Алан Жуков медале белән бүләкләнгән. Госпитальдә дәваланганнан соң Аланны эвакуация һәм сугыш кирәк-яракларын ташу төркеменә күчергәннәр. Әле исә ул полкта БПЛА операторы һөнәрен үзләштерә. Укуда аңа компьютер симуляторлары һәм уеннар шактый булышкан. Коптерлар белән идарәдә киңлектә фикер йөртә белү һәм бармаклар моторикасы да ярдәм иткән. “Мавиклар”да Алан инде ышанычлы оча, разведка алып бара, дошман позицияләрен ачыклый. Күптән түгел FPV-дроннар эшен өйрән башлаган.

“Бу инде бөтенләй дөнья, бу – космос! – ди “Аладдин”. – Бу күпкә кызыклырак һәм катлаулырак. Укуны безнең үк полк инструкторлары, СВОда шактый тәҗрибә туплаган ир-атлар алып бара. Барын да җентекләп  аңлаталар. Кем һавада җиңә, шул җирдә дә җиңәчәк”.

Арытаба сугышчы, хәрби училищега укырга кереп, офицер булырга хыяллана. 

Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Алексей  Кожевников.  РФ Оборона министрлыгының "Красная звезда" гәзите.
Фото:Алексей Кожевников. / РФ Оборона министрлыгының "Красная звезда" гәзите.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас