Ни өчен Башкортстанда БПЛА операторлары булырга телиләр?

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры капитан Фәдис Солтанов сүзләренә караганда, үзәккә мөрәҗәгатьләр һәм килүләр потенциалы элекке дәрәҗәдә саклана. Кайдадыр кими, кайдадыр арта, һәм бу төрле хәлләргә бәйле. Әмма гомумән алганда ул кандидатларның өч төп мотивацион өлешенә игътибар итте.

"Кандидатларның күпчелеге илдә барган хәлләргә борчыла һәм махсус хәрби операцияне Русия мәнфәгатьләрен яклап, безнең җиңү белән тәмамлау теләге белән яна, — диде Фәдис Солтанов. – Икенче сәбәп – СВОда катнашкан танышларына, дусларына, абый-энеләренә һәм хәтта әтиләренә дә ярдәм итү теләге. Өченче сәбәп – финанс хәлне яхшырту. Ни дисәң дә,  бүгенге көндә  кредитлар һәм ипотекасыз яшәп булмый”.

Офицер мисал сыйфатында БПЛА операторы хезмәтенә кандидатларның берсенең тарихын китерде. Уфада яшәүче үзе бик харизмалы, җитез һәм зирәк егет, илтеп бирүче булып эшләгән, таксида эшләгән чаклары да булган. Таксида эшләгәндә ул алгы сызыктан гаиләләре янына отпускка кайткан сугышчыларны, СВО ветераннарын һәм офицерларны йөрткән. Куллары рульне әйләндергәндә күзләре юлны күзәткән. Ләкин нәкъ менә шушы минутларда ул хәрбиләрнең сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлаган. Аларның сүзләре егетнең күңеленә кат-кат үтеп кегән. Һәм бервакыт егет үзенең урыны алар арасында икәнен аңлаган.

БПЛА операторларына кандидат барлык сынауларны да намус белән үтәгән. Медицина комиссиясен бер тәүлек эчендә узган, тиз арада анализлар тапшырган. Ә биш төп тест блогын үз эченә алган һөнәри сайлап алуны ул 40 минут эчендә җиңеп чыккан, беренче категория, ягъни югары бәя алган. Хәзер уфалы пилотсыз очу аппаратлары операторы булган. Ул инде хәрби бурычларны үтәү өчен махсус операция зонасына киткән.

"Шундый егетләрнең күбрәк булуын теләр идем, – дип йомгаклады сүзен Фәдис Солтанов. – Нәкъ менә алар батырлык кыла. Ә батырлыклар белән җиңү дә якыная". 

Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас