“Без алга барабыз”

“Дантэ” позывнойлы якташыбыз уфалыларга СВО зонасындагы эше турында сөйләде.

Орджоникидзе районы хакиимияте башлыгы Рөстәм Хәмитовның социаль челтәрләреннән/ Видеодан стоп-кадр.Орджоникидзе районы хакиимияте башлыгы Рөстәм Хәмитовның социаль челтәрләреннән/ Видеодан стоп-кадр.
Фото:Орджоникидзе районы хакиимияте башлыгы Рөстәм Хәмитовның социаль челтәрләреннән/ Видеодан стоп-кадр.

Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитовка СВО зонасыннан “Дантэ” позывнойлы якташыбызның  видеосы килеп ирешкән. Анда хәрби бурычын үтәүче дрон операторы хезмәте турында сөйли.  

Хәрби моңа кадәр Төньяк флотында хезмәт иткән. Фронтта ул  БПЛА операторы белгечлеге алган.

“Минем бурычларга нәкъ алышлар барган территориядә разведка оештыру, позицияләрдәге шәхси составны эзләү һәм озата бару, шулай ук солдатларның яшерен урыннарын, юлда югалып калу ихтималы булган сугышчыларны эзләү, арытаба аларны озата бару керә”, – дип аңлата “Дантэ”. 

Дрон операторы шулай ук төп бурычларның берсе  дошманны ачыклау һәм юк итү, диде. Һөҗүм итүче коптерлар һзм разведчик дроннар ярдәмендә БПЛА операторлары бу максатларны уңышлы үти.

“Дантэ” сүзләренчә, аның взводы яхшы нәтиҗәләргә ирешкән инде, сугышчылар өч атна чамасы күзәткән өч ВСУ боевигын юк иткән.

“Алгы сызыкта без төнге һәм көндезге тәгаенләнештәге төрле модификациядәге “мавик”ларны кулланабыз.  Бу дроннар – искитмәле бепилотниклар.  Моннан тыш, без FPV-дроннар кулланабыз, алар күпкә нәтиҗәлерәк һәм сугышлар барган урында үзләрен яхшырак яктан күрсәтеп өлгерде”, – дип сөйли “Дантэ”. 

БПЛА операторы  үзенең янәшәсендә ышанычлы иптәшләре булуны да ассызыклый. “Дантэ” командованиеның эшен дә югары бәяли. Командирлар һәр проблеманың асылына төшенә, тиргәми, тәнкыйтьләми, ә хаталарны өйрәнә, матди-техник тәэмин итү  белән ярдәм итә һәм шәхси сорауларны хәл итә.

“Командам белән бик канәгатьмен. Без алга барабыз һәм  даими рәвештә максатыбызга табан хәрәкәт итәбез”, – дип сүзен йомгаклады видеоязмада сугышчы.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас