Сеңелләре өчен үрнәк булган ул

Башкортстаннан БПЛА операторы СВОда хезмәт итә.

Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗинның социаль челтәреннән.Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗинның социаль челтәреннән.
Фото:Әлшәй районы башлыгы Наил Әбелгуҗинның социаль челтәреннән.

Никифар авылында туып-үскән Артур Гәрәев махсус хәрби операциягә киткәнче машинист-дизельче булып вахта ысулы белән эшләгән. Әлшәй районы хакимияте башлыгы Наил Абелгуҗин сүзләренә караганда, Артур эшчән һәм хезмәтнең кадерен белүчеләр арасында.

2022 елда өлешчә мобилизация игълан ителгәч, Гәрәевка повестка килә, ул ике дә уйлап тормыйча фронтка китә. Наил Әбелгуҗин белдерүенчә, Артур Ватан алдында гына түгел, гаиләсе алдында да җаваплылык  тойган.

“Артур биш балалы гаиләдә үсте, шуңа аның өчен “ныклы тыл” төшенчәсе буш сүз түгел. Ул үзе дә өч бала әтисе. Хатыны Диана белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Ул яхшы гаилә башлыгы, ышанычлы ир һәм яраткан әти”, – дип язган Наил Әбелгуҗин үзенең социаль челтәрләрендә.

Артур Гәрәевның артыннан СВО зонасына аның ике бертуган сеңелләре киткән. Лилиана – 2023 елда, ул медик булып хезмәт итә. Илнара – элемтәче, алгы сызыкка 2024 елда юлланган.

“Бу хезмәт кенә түгел, бу – намус династиясе, – ди Наил Әбелгуҗин. – Халык бердәмлеге турында сөйләгәндә менә шундый мисаллар китерергә мөмкин. Гәрәевлар гаиләсе чын ватанпәрвәрлекнең үрнәген күрсәтә. Бу буш сүзләр түгел, бу – көн саен үз йортыңны,  туган илеңне, балаларыңны сакларга әзер булу дигән сүз. Шундый кешеләр булганда, без иртәгәге көнгә ышана алабыз”.

Артур Гареев үзе пилотсыз системалар гаскәрләрендә өлкән оператор вазифасында хәрби бурычларны үтәвен дәвам итә. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен сугышчы күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Чыганак: bashinform.ru

Сеңелләре өчен үрнәк булган ул
Сеңелләре өчен үрнәк булган ул
Сеңелләре өчен үрнәк булган ул
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас