

"Шушы көннәрдә 27нче гвардия дивизиясе егетләреннән үтенеч килде — позицияләрне төзекләндерү өчен төзелеш материаллары кирәк. Темәс авылыннан безнең «Сакчы фәрештә» волонтерлар штабы шунда ук эшкә тотынды. Нәтиҗәдә дүрт армия «Уралы»н төяп җибәрдек. Егетләр үзләре үк гуманитар йөкне кабул итеп алырга килгәннәр, ә машиналарны «Бузя» позвнойлы якташыбыз озата барган", - дип язган социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәсендә Азамат Идрисов.
Болар барысы да Темәс эшмәкәрләре ярдәмендә булдырылган. Якташ яугирләргә фронт төзелеше өчен кирәкле әйберләрне - такталарны, кадакларны, балталарны һәм инструментларны артык сүзсез җыйганнар.
Район һәм Баймак муниципалитеты халкы һәм волонтерлар да каһарманнарны җылы каршы алганнар. Хөрмәт йөзеннән кичке аш әзерләделәр. Батыр йөрәкле егетәребез ял итү өчен бер мөмкинлек тә булган! Часть командованиесе исә безнең волонтерларга «Фронтка ярдәм иткән өчен» медальләрен тапшырган, ә штабка яугирләр үз дивизияләренең тарихы турында истәлекле китап бүләк иттеләр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Азамат Идрисов сәхифәсеннән алынды.