СВОда катнашучы якташыбыз пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә башлаган

Видеодан стоп-кадр/ Оборона министрлыгыныж МАХ-каналыннан.Видеодан стоп-кадр/ Оборона министрлыгыныж МАХ-каналыннан.
Фото:Видеодан стоп-кадр/ Оборона министрлыгыныж МАХ-каналыннан.

Башкортстаннан СВОда катнашучы Радмир Абуталипов Түбәнге Новгород югары хәрби-инженер команда училищесы курсанты булган. Анда инженер гаскәрләрендә хезмәт итәчәк офицерларны әзерлиләр, шул исәптә пилотсыз системалар буенча белгечләрне дә. Бу хакта РФ Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.

Алгы сызыкка юлланганда Радмирга 20 яшь тулган булган. Хәзер инде аңа 22 яшь. Егет сүзләренчә, аның фронтка бару карарын гаиләсе хупламаган. Әмма ул аны аңлы рәвештә кабул иткән һәм үз карары белән горурланган.

“Мин әниемә СВОга китүемне әйтмәдем. Полигонда бер ай әзерлек үткәч кенә дөресен сөйләп бирдем. Алгы сызыкка кергәндә: “Әни, мин СВОда”, – дидем. Ул бик-бик кайгырды инде. Аеруча минем белән бер ай элемтә булмаганда. Элемтәгә чыга алгач: “Мин госпитальдә”, – дидем”, – дип исенә төшерә Радмир Абуталипов.

Тәүге тапкыр Радмир мототөркем белән яралыларны эвакуацияләргә барганда яраланган. Сугышчылар дошманның берничә беспилотнигы һөҗүменә дучар булган. Аларга караңгы төшүен көтәргә туры килгән. Әмма анда да  аларга FPV һөҗүм иткән, шунда Радмир җиңелчә яраланган.

“Икенче линиядә булганда икенче тапкыр яраландым. Безнең алда иптәшләребез тора иде, без аларны алмаштырырга тиеш идек. Безгә юл күрсәткәндә сугышчыбыз растяжкага басты. Мин бу мизгелдә борылдым, ике адым атладым, егылып өлгермәдем һәм миңа да кыйпылчыклар тиде”, – дип сөйләде Радмир Абулталипов.

Радмир Абуталипов хәрби бурычны үтәгәне өчен IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән. Ул штурм төркеменә сугыш комплектлары ташып торган. Аңа һәм аның сугышчан иптәшләренә ВСУ контролендәге  ачык җирдән 700 метр араны үтәргә кирәк булган. Приказ үтәлгән, штурмчылар таләп ителгән бөтен кирәк-яракны алганнар. Ул көн Радмирның туган көне булган.

Әлеге вакытта Радмир Түбән Новгород югары хәрби-инженер команда училищесында укый, анда булачак инженер гаскәрләре офицерларын, шул исәптән пилотсыз системалар буенча белгечләрне әзерлиләр.

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

СВОда катнашучы якташыбыз пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә башлаган
СВОда катнашучы якташыбыз пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә башлаган
СВОда катнашучы якташыбыз пилотсыз системалар белән эшләргә өйрәнә башлаган
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас