Дошман беспилотниклары белән көрәшер өчен махсус отряд булдырылды

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Узган атнада Уфаның нефть эшкәртү комплексына Украина бесплиотниклары һөҗүмен “Илнең хәрби армия резервы” (БАРС) территориаль отряды катнашучылары кире кагарга ярдәм итте. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте.

"Без „Башнефть" компаниясе белән бергә террорчылык һөҗүмнәренә каршы торабыз. Узган атнада, мисал өчен, һөҗүм шактый җитди булды – 12 пилотсыз очкычны бәреп төшердек. Без „БАРС“ отрядын оештырдык, аны коралландырдык. „БАРС" беренче алышны кабул итте. Без моның белән шөгыльләнәбез. Һәм кешеләр шулай ук ягулык белән проблеманың авыр чорда, сугышчан хәлләр фонында баруын аңларга тиеш. Без менә шушы вакыйгага да каршы торабыз. Шуңа күрә мин „БАРС”чыларны“, Оборона Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр  буенча дәүләт комитеты, моның белән мәшгуль предприятиеләрнең хәвефсезлек хезмәтләре вәкилләрен дәүләт бүләкләренә тәкъдим итүләрен сорыйм. Чынында алар сугышта һәм үз бурычларын үтиләр. Җиңел бирелми ул. Мобилизацияләнеп,  бу проблеманы хәл итәргә кирәк. Ул хәл ителерлек", – дип ассызыклады Хәбиров.

Башкортстанның “БАРС” отрядына хәрби тәҗрибәгә ия 300 кеше кергән. Алар арасында СВО хәрбиләре дә бар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас