Уяулык һәм салкын акыл

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

БПЛА системалары белән илне саклауда катнашкан һәм әле туган ягына кайткан “Бакчачы” позывнойлы сержант егет белән ул гаскәрләр хакында сөйләшеп алдык.
– БПЛА гаскәрләренә алынучыларга нинди таләпләр куела?


– Әлбәттә, яңа төр заманча гаскәрләргә алынучыларга аерым таләпләр куела. Бигрәк тә оператор булганнарга яшь ягыннан чикләүләр бар. Машина йөртүчегә дә яшьрәк чакта өйрәнү кулайрак булган кебек, монда да үзгәреп торучы ситуациядән чыгып, тиз арада җавап таләп ителергә мөмкин.


– Шулай да, иң беренче чиратта нинди сыйфатларга ия булырга тиеш бу гаскәрләргә контракт төзүче кеше?


– Барыннан да бигрәк, билгеле күләмдә белем кирәк. Электрон җиһазларның көйсезләнүе булганда белем-күнекмәләрнең кирәгеп чыгуы бар. Мәсәлән, контакт булмаган гап-гади очракта һәркем көйләрлек хәлләр килеп чыгарга мөмкин.


– Пилотсыз системаларның төрләрен белү дә кирәктер?


– Әйе, БПЛАларның төрләрен, аларның тактик-техник мөмкинлекләрен яхшы белү эшне җиңеләйтә. Боларны контракт төзүчеләр уку вакытында өйрәнәләр.


– БПЛА гаскәрләренә контракт төзүчеләргә тагын нинди киңәш бирер идегез?


– Шулай ук ил сакчысының физик яктан әзерлеге, аек акыл, әхлаки яктан ныклыгы хәрби бурычларны үтәгәндә мөһим роль уйный. Төрле очракларда хәрбинең хәлләрне адекват бәяләве, дөрес анализлавы, үзенең куркынычсызлыгын тәэмин итүе бик мөһим. Шул шартлар үтәлгәндә уңышка ирешергә мөмкин.


Автор: Рәүф Идрисов.

Читайте нас