

Кушнаренко районыннан “Уфа” позывнойлы СВО катнашучысын легендар “Поток” операциясе барышында күрсәткән кыюлыгы өчен Батырлык ордены һәм генерал Шәйморатов медале белән бүләкләделәр. Бу хакта “Башкорт батальоны” каналы хәбәр итә.
2025 елның 8 мартында уздырылган “Поток” операциясе СВО чорында иң кыю, шаккатыргыч һәм уникаль операцияләрнең берсе булды. Ул вакытта 820 Русия хәрбие мөмкин булмаганны эшләде. Алар метр ярым диаметрлы Уренгой — Помара — Ужгород газүткәргече буйлап 15 км юл үттеләр һәм Курск өлкәсе территориясендә дошман тылына чыктылар.
Составына “Уфа” да кергән Русия сугышчылары төркеме тулы караңгылык шартларында, метан парлары калдыклары белән һава җитмәгәндә, 40 килограммга кадәр авырлыктагы өстәмә кирәк-яраклар белән ярым иелгән хәлдә хәрәкәт иткән. Алар йомык киңлектә дүрт тәүлек буе җитәрлек су һәм азык-төлексез барган. Безнең штурмовикларның кинәт килеп чыгуы дошман өчен көтелмәгән хәл булды. Сугышчыларның торбадан чыгуы ВСУ оборонасын аптырашта калдырды, бу Русия гаскәрләренә Суджаны һәм бөтен Курск өлкәсен диярлек азат итәргә мөмкинлек бирде.
Президент Владимир Путин операциядән соң ук хәрбиләрнең каһарманлыгын югары бәяләде. Ул катнашучыларны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итүгә оператив җавап бирергә вәгъдә иткән иде.
Чыганак: bashinform.ru