Студент СВОда дрон операторы булыр өчен “академ” алган

Видеодан стоп-кадр.Видеодан стоп-кадр.
Фото:Видеодан стоп-кадр.

“Центр” гаскәрләре группировкасының 27нче гвардия мотоукчылар дивизиясе составындагы пилотсыз системалар гаскәрләре бүлекчәләре хәрбиләре Ырынбур өлкәсенең югары һәм урта һөнәри уку йортлары вәкилләре, шулай ук хәрби-патриотик тәрбия белән шөгыльләнүче студентлар бергәлегенең иҗтимагый лидерлары белән телекүпер үткәрде.

СВО катнашучылары үзләренең хезмәтләре һәм махсус операция зонасында хәрби бурычларны үтәүләре турында сөйләделәр,  фронтта үзләре кичергән  сугышчан тарихлары белән уртаклаштылар һәм Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзү үзенчәлекләрен аңлаттылар.

Телекүпернең төп герое  рядовой Инил Солтанов булды. Ул Стәрлетамак көллиятендә өченче курста белем ала. Егет академик ял алып, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм әле оптик җепселле FPV-дрон операторы вазифасында хезмәт итә.

Дрон операторы очрашу катнашучыларына үзенең мотивациясе турында сөйләде, илебезнең оборона ведомствосы тарафыннан бирелә торган җиһазларны һәм экипировканы күрсәтте, шулай ук хәрби-исәп белгечлеген үзләштерү турындагы шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Мин механикка укый идем. Әлбәттә, бу – менә тотам да контракт төзим  дигәнчәрәк булмады. Бу карар турында озак уйланып йөрдем. Әни белән әтигә ничек әйтергә икән дип борчылдым. Мин көн саен алар белән элемтәдә, әти-әнием мине герой дип атый. Аларга фотосурәтләремне җибәреп торам, алар миңа үзләренекен сала. Көн саен хәлләремне сорашалар, хәтта бүген нәрсә ашаганыма кадәр кызыксыналар. Ашау әйбәт монда, бар да җитә. Әлеге вакытта укулар үтәбез, иң мөһиме – теорияне белергә. Укуларның 80 проценты – теоретик дәресләр, калган 20се – очышлар. Дрон өлешләрен өйрәндек, антенналарны, передатчикларны, пропеллерларны, рамнарны, фюзеляжларны, АКБ, прошивкаларны, программаларны – кыскасы, барлык базаны. Укып, истә калдырырга тиешле мәгълүмат бик күп. СВО тәмамланганнан соң укуымны дәвам итеп, аны бетереп, гаилә корып, гражданкада эшләргә дәвам итәргә ниятлим”, – диде Инил Солтанов.

Чара узган Ырынбур өлкәсе хәрби комиссариатында пилотсыз системалы гаскәрләр бүлекчәсе командованиесе вәкиле, Русия Герое капитан Тельман Уралбаев Русия Кораллы Көчләрендә яңа югары технологияле гаскәрләрнең актуальлеген һәм кирәклеген билгеләп үтте.

"Мин әле  кыска вакытлы ялда. Ял вакытында хәрби комиссариатка  студентларга чынбарлыкта фронттагы булган мәгълүматны сөйләү өчен килдем. Кешеләр турыдан-туры: "Ә анда ничек?", "Нинди хәлләр бар?", "Ә бу дөресме?“ дип сораулар бирә алалар. Безнең сугышчылар, бернәрсә дә яшермичә, барлык сорауларга җавап бирергә әзер.

Минем батальон белән азат ителгән Покровскида без тыныч халыкны очраттык. Алар безне шатланып каршы алдылар, кочакладылар. Неонацистлар аларны мыскыл иткән. Дошман, чигенгәндә,  анда Русиянең гражданлык яки Кораллы Көчләре булуга карамастан, шәһәргә тәртипсез рәвештә аткан. Шуңа күрә пилотсыз системалар, тәү чиратта, штурмчыларга ут ярдәме ул. Безнең өчен штурмчының исән калуы һәм өенә кайтуы мөһим. Ә моны эшләү өчен безгә ут ярдәмен арттырырга һәм яхшыртырга кирәк. Соңгы арада пилотсыз системалар үсешә, аның бүлекчәләре югары төгәллек белән һөҗүмнәр ясый. Без тыныч халык артында поскан, кешеләрне тере калкан итеп  кулланган дошман белән алышабыз. Безнең максат – халыкны азат итү. Беспилотниклар ярдәмендә дошманны ачыклыйбыз һәм юк итәбез, әмма тыныч халыкка зыян итмичә”, – дип сөйләде Тельман Уралбаев.

Телекүпер вакытында СВО зонасыннан югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары вәкилләре белән элемтәгә БПС гаскәрләре батальоны командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Салават Вәлиев чыкты.

"Без телекүпер вакытында пилотсыз системаларның бурычларын һәм функцияләрен аңлатырга, аның кирәклеге һәм әһәмияте турында сөйләргә тырыштык. Хезмәт шартларын, безнең яшәү рәвешебезне, бурычларыбызны аңлаулары турында сөйләделәр. Бездә махсус контрактлар буенча сайлап алу уза, ягъни бер елга. Безнең батальонда төрле яшьтәге хәрбиләр, шул исәптән студентлар хезмәт итә. Алар арасында программистлар, шулай ук мондый һөнәрләргә катнашлыгы булмаганнар да бар. Әмма алар хезмәт итәргә тели, кызыксына, үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын арттырырга омтылалар. Контракт вакыты тәмамлангач, хәрби эштән китә. Бу вакыт эчендә алар барлык ярдәм чаралары һәм социаль гарантияләр белән тәэмин ителә. Бездә БПЛА операторларын башка нинди дә булса бүлекчәләргә күчерү катгый тыела. Бу тыю аларның күпкырлы белем алуы белән һәм үз өлкәләрендә ихтыяҗ зур булган белгечләр булуы белән бәйле”, – дип сөйләде Салават Вәлиев. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Видеодан стоп-кадр.  Салават Вәлиев.
Салават Вәлиев. Фото:Видеодан стоп-кадр.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас