

Башкортстанда түләүле Көнчыгыш чыгу юлыннан бушлай йөрергә хокукы булган СВО катнашучыларының гаилә әгъзалары өчен ташламалар исемлеген киңәйттеләр. Төбәкнең транспорт министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер ташлама һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә генә түгел, ә СВОда кайчандыр катнашкан һәм гамәлдәге сугышчыларның гаилә әгъзаларына да тарала.
Төгәлрәк әйткәндә, СВОда катнашучыларның хатыннары һәм балалары (балигъ булмаган балалар, 18 яшькә кадәр инвалид булган 18 яшьтән өлкәнрәк балалар, шулай ук көндезге бүлектә белем алучы 23 яшькә кадәрге балалар) Көнчыгыш чыгу юлыннан бушлай йөри алачак. Моннан тыш, ташлама ата-аналарга, уллыкка алучыларга, шулай ук хәрбине тәрбияләп үстергән хезмәт яшендә булмаган картәти-кртәниләргә, үги әти-әниләргә (сугышчының хатыны һәм 18 яше тулмаган балалары булмаган очракта) кагыла.
СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларын җайга сала торган республиканың норматив хокукый актларына тиешле үзгәрешләр кертелде.
Ташламадан файдалану өчен транспорт чарасын махсус реестрга кертү шарт. Мөрәҗәгать итүче автомобильнең хуҗасы Русия гражданины булырга һәм Башкортстанда даими яки вакытлыча теркәлгән булырга тиеш. Шулай ук машина республикада теркәлергә, таксида кулланылмаска, юридик затка яки шәхси эшкуарга рәсмиләштерелмәгән булырга, ә аның биеклеге тагылма белән бергә 2 метрдан артмаска тиеш.
Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы яисә Күп функцияле үзәк офисларында тапшырырга була. Әмма әле порталда электрон форма әле яңартыла, шуңа СВО катнашучыларының гаилә әгъзаларына проөессны тизләтер өчен турыга МФЦ бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәләр. Гаризаны карау 12 эш көненә кадәр тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Көнчыгыш чыгу юлында СВО катнашучылары өчен, контрактчылар һәм Росгвардия сугышчыларын да кертеп, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, шулай ук электромобильләр хуҗалары өчен бушлай йөрү каралган иде. Газ-мотор ягулыгындагы машина хуҗалары өчен – 50% ташлама гамәлдә.
Бу хакта Транспорт министрлыгы сайтында җентекләбрәк белеп була.
Чыганак: bashinform.ru