

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Барысы да җиңү өчен” девизы астында узган республика массакүләм мәгълүмат чараларының V Медиафорумының пленар утырышында муниципалитетларның барлык җитәкчеләренә махсус хәрби операция уздыру зонасына баруны тыйдым, дип белдерде.
Төбәк башлыгы сүзләренчә, мондый карар хәвефсезлек белән бәйле.
“Беренчедән, аларның эше болай да күп, – дип аңлатты Радий Хәбиров. – Икенчедән, андагы хәл бик катлаулы. Анда бүген хәрби корреспондентлар да, муниципаль, республика, федераль власть вәкилләре дә, алар барысы да дошман өчен максат булып тора”.
Төбәк җитәкчесе сүзләренчә, дошман бик мәкерле, шуңа да бер-береңне сакларга кирәк. Аерым игътибарны Радий Хәбиров журналистлар бергәлегенә юнәлтте, ул басмалар һәм редакцияләр җитәкчеләрен үзләренең хезмәткәрләренең хәвефсезлегенә җаваплы карарга чакырды.
Чыганак: bashinform.ru