

Пилотсыз системалар гаскәрләренә кандидатның моториканың билгеле бер күнекмәләре булырга тиеш, шулай ук ул электрон интеллектка, ягъни БПЛАга хезмәт күрсәтү һәм аны хәрби шартларда оста куллану өчен кирәкле электрониканың база белемнәренә ия булырга тиеш.
Бу хакта пилотсыз берләштерелгән технологияләр бүлекчәсе җитәкчесе Рэдвал Неволин сөйләде.
Рэдвал Неволин һәм аның хезмәттәшләре СВО зонасында БПЛА операторлары вазифасында хезмәтне сайлаган яңа хәрбиләр белән даими шөгыльләнәләр. Танышу дәресләре “Яклаучы” гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында уза. Владлен Татарский исемендәге пилотсыз очкычлар операторларының тактик һәм махсус тактик әзерлек үзәге инструкторлары сугышчыларга дроннарның төзелешен аңлаталар һәм аларга идарә итү нигезләрен аңлаталар. Шулай итеп алар хәрбинең һөнәри яраклылыгын билгели.
СВО башында нигездә коммерцияле дроннар – “мавик”лар кулланыла иде. Алар күзәтү функциясен генә үти иде, ягъни сугышчылар, күзгә күренмәгәнне күреп, дошманга төбәлгән утны төзәтү белән шөгыльләнде. Соңрак безнең белгечләр аларга “кыңгырау”, “кишер” ташлау системаларын һәм башка боеприпасларны куя башладылар. Хәзер төп басым һөҗүмле FPV-га ясала.
Шуңа күрә, без элегрәк язуыбызча, пилотсыз системалар гаскәрләре сафларында хезмәт итәргә теләүче ир-атлар күп. Алар барысы да медицина тикшерүе һәм тестлар уза, аларның нәтиҗәләре буенча булачак дрон операторларының махсуслашуы билгеләнә.
"Без аларны төркемнәргә бүләбез. Аларның берсендә – ничек кенә булса да электроника белән бәйле булган гражданлык һөнәрләре. Икенче төркемдә –БПЛА операторлары. Айтишниклар, программистлар төркеме бар. Бу белгечләр шулай ук пилотсыз системалар гаскәрләрендә бик кирәкле. Әмма башта коптерларга хезмәт күрсәтүгә эләгә торган кешеләр бар, алар дроннар җыя, моторикаларын ныгыта, ә аннары тест тапшыра һәм пилот булуга күчә”, – дип сөйләде Рэдвал Неволин.
Инструкторлар булачак дрон операторларына DJI квадрокоптеры мисалында дрон белән ничек идарә итәргә икәнен күрсәттеләр. Контрактчылар игътибар белән һәр сүзне тыңлап, гамәлләрне истә калдырып, соңыннан практик дәресләр вакытында ныгыттылар.
"Дрон белән идарә итәргә өйрәнү өчен нәрсә кирәк? Аны теләсә кайсы кеше үзләштерә ала, әмма билгеле бер моторика таләп ителә. Мәсәлән, мин яраланганнан соң идарә итә алмадым. Нишләдем? Уен консоле сатып алдым, вак моториканы ныгытыр өчен уйнадым”, – диде Рэдвал Неволин сугышчыларга.
Әлбәттә инде, төп әзерлек Русия Кораллы көчләре полигоннарында һәм бүлекчәгә килгәч узачак. Әмма инде Уфада ук пульт стиклары белән кем идарә итә һәм җирне кош очышы биеклегеннән күзәтә алуы аңлашыла.
"Без Үзәк хәрби округындагы Башкортстан егетләренә тулы ярдәм күрсәтәбез – бу БПЛА операторларын әзерләү буенча иң зур фәнни үзәк, – дип дәвам итә контрактчылар белән сөйләшүне Рэдвал Неволин. – Бүгенге көндә яңа хәрби-исәп белгечлегенә ихтыяҗ зур, фронтта белгечләр бик кирәк. Шулай ук киләчәктә аларның осталыгына гражданлык өлкәләрендә дә ихтыяҗ булачак. Мәсәлән, пилотсыз авиасистемаларны эре нефть һәм нефть эшкәртү компанияләре куллана. Алар бик яхшы акча түлиләр. Бәлки, СВО зонасына караганда азрактыр да, әмма шулай да лаеклы хезмәт хакы”.
Фронтта инде Башкортстаннан БПЛА операторлары хезмәт итә. Алар исәбендә йөзләгән берәмлек сугышчан техника, ныгытмалар һәм ВСУның тере көче бар. Шул ук вакытта сугышчылар үзләре алгы сызыктнан хәвефсез ераклыкта торалар. Алар – яңа формация снайперлары, дип ассызыклады Рэдвал Неволин.
“Башинформ" агентлыгы фронттагы командирлар белән элемтә бармы дип кызыксынган. Бик күп, ди Рэдвал Неволин.
"Бездә бик зур кире элемтә. Барлык армия командующийларының Рәхмәт хатларыннан тыш, бездә укыту узган егетләр белән чатлар бар. Бу үзара файдалы. Әгәр безнең оператор дошман дронын бәреп төшергән, аны сүткән, составы һәм программа белән тәэмин ителеше турында сөйләгән икән, без монда, үзәк җиһазларын кулланып, җентекләп анализлыйбыз һәм шунда ук каршы тору чараларын уйлап табабыз. Мәгълүматны алгы сызыкка тапшырабыз. Шуның аркасында даими үсеш бара, без бер урында тормыйбыз. Әмма иң мөһиме – 30 мең сум торган дрон берничә йөз мең долларлык, хәттта миллионлык танкны юк итә ала”, – диде Рэдвал Неволин.
P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак: bashinform.ru



