

15 июньдә хөрмәтле ветеран, Яңа Балтач авылында яшәүче Риканст Муллагали улын юбилее белән котладылар. Олуг гомер бәйрәме белән аны муниципаль раойн хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев котлады. Ул аңа иң ихлас рәхмәт һәм соклану сүзләрен җиткерде. Юбиляр сугыштан соңгы авыр елларны кичерә, яшьтән үк авыр эшләр башкара, туган колхозын үстерүгә күп көч сала.
Олы яше булуга карамастан, МХОның беренче көннәреннән үк ул үзенең пенсиясенең бер өлешен безнең яугирләр өчен кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлтә һәм волонтерлар штабына актив ярдәм итә. Риканст Муллагали улына игелекле йөрәге, зирәклеге һәм Җиңүгә керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер телибез!