

Алексей Сухоруков исемендәге “Башкортостан” полкы артиллерия батареясының сугышчан машинасы командиры Динар Мигранов ялгызы гына дошман дроннарын юк иткән.
Хәрби бурычларның берсен үтәгәндә сержант Мигранов расчетына дошманның пилотсыз очкычлары һөҗүм иткән. Сугышчан машина командиры ут позициясендә эшләвен дәвам итә. Ул ялгызы гына 12 дронны бәреп төшергән һәм параллель рәвештә артиллерия уты белән пехотага булшып, расчет белән җитәкчелек иткән. Дошман атакасын өзгәннәр.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Динар Мигранов генерал Шайморатов медале белән бүләкләнгән һәм дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
Чыганак: bashinform.ru