18 яшьлек кыз СВОга киткән

18 яшьлек кыз СВОга киткән18 яшьлек кыз СВОга киткән
18 яшьлек кыз СВОга киткән

Уфа районы хакимияте башлыгы Николай Ельников Вишня позывнойлы СВО катнашучысы турында язган.

“Күңел түренә үтеп керә торган вакыйгалар бар. Бүген кабул итүгә минем янга Вишня позывнойлы СВО катнашучысы килде. Бу нәфис кызның иңнәре артында  батырлык һәм кызганулы тулы бер гомер дисәң дә була”, – яшь кыз турында сүзен чиновник  шулай башлаган.  

Бар да гуманитар миссиядән башланып киткән. Гуманитар конвойны озата барганда Вишня безнең сугышчылардан аларның иң көнүзәк ихтыяҗлары – беренче медицина ярдәме күрсәтә алырдай кешеләр кирәклеге турында ишетә. Яшь кыз читтә кала алмаган. “Гомерләрне коткару принцибы, безнең егетләргә ярдәм итү”, – дип аңлаткан ул үзенең ярдәм кирәк урынга бару карарын.

Вишня контракт төзегән, подразделение эчендә махсус курслар үткән һәм укчы-санитар булган. Ярты ел СВОда булган, аннары аларның частен таратканнар. Махсус хәрби операция зонасыннан кайткач, ул барыбер ярдәм эшен дәвам итә. Күптән түгел Вишня безнең волонтёрлар штабларына гуманита конвой җыю үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Йөкне кыска арада җыеп, егетләргә илтеп тапшырганнар.

“Бүген Вишня башкаларны өйрәтә. Иптәш кызы белән ул Уфаның уку йортларында кыр медицинасы нигезләрен укыта һәм язмышын мәңгелекккә кеше гомерләрен коткару белән бәйләр өчен медицина көлллиятенә укырга керергә планлаштыра. Шушы көннәрдә Вишняга 19 яшь тулган. Бу яшь, әмма шул ук вакытта җитлеккән кызга  карап, күзләрендә тәвәккәллек күрәсең.  

Форсаттан файдаланып, мин аны туган көне белән котладым һәм чын күңелдән бәхет, ныклы сәламәтлек һәм, әлбәттә, тыныч күк йөзе теләдем”, – дип тәмамлаган үзенең сүзен Николай Ельников “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Чыганак: Николай Ельниковның "ВКонтакте" сәхифәсеннән. 

18 яшьлек кыз СВОга киткән
18 яшьлек кыз СВОга киткән
18 яшьлек кыз СВОга киткән
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас