Башкортстан компьютерщигы нәтиҗәле БПЛА операторы булган

"Ставрос" позывнойлы сугышчының шәхси архивынан."Ставрос" позывнойлы сугышчының шәхси архивынан.
Фото:"Ставрос" позывнойлы сугышчының шәхси архивынан.

Иглиннан “Ставрос” позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысы 2024 елда үз теләге белән фронтка китү карарын кабул иткән. Сугышчы сүзләренчә, ул моны элегрәк  тә теләгән, ләкин билгеле бер кыенлыклар белән очрашкан.

Туганнары аның теләген аңлаган, ләкин җибәрергә теләмәгән. Һәм бары тик вакыт узу белән якыннары аның карары белән ризалашкан.

Сугышчы тарихы белән Иглин районы хакимияте уртаклашты.

Русия Оборона министрлыгы белән контрактка кул куюга кадәр “Ставрос” “техник-программист" белгечлеге алган, компьютерлар, ноутбуклар һәм смартфоннарны “прошивать” итү белән шөгыльләнгән. Бу күнекмәләр һәм белемнәре хәрби белгечлек сайлаганда төп критерийларга әверелгән. Бүгенге көндә “Ставрос" пилотсыз системалар гаскәрләрендә FPV-дроннар операторы булып хезмәт итә.

“Ставрос”ның исәбендә – ВСУның берничә юк ителгән техникасы, күзәтү пунктлары, ут позицияләре, орудиеләре, минометлары һәм дошманның БПЛА нокталары.

“Безнең егетләргә алгы сызыкта тын алу җиңелрәк булсын өчен барысын да эшлим”, – ди сугышчы.

Батырлык һәм кыюлык өчен “Ставрос” Жуков медале, генерал Шайморатов медале, шулай ук “Хәрби батырлык өчен” һәм “Сугышчан батырлыклар өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акчалата түләү каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

"Ставрос" позывнойлы сугышчының шәхси архивынан.
Фото:"Ставрос" позывнойлы сугышчының шәхси архивынан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас