Әтисе артыннан СВОга киткән

Башкортстаннан яшь ир-ат БПЛА операторы булып хезмәт итүне сайлаган.

Бәләбәй районы хакимияте /МАХБәләбәй районы хакимияте /МАХ
Фото:Бәләбәй районы хакимияте /МАХ

Бәләбәй районында яшәүче ир-ат СВО зонасында хезмәт итү өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. Вакыты җиткәч, ул әтисе артыннан алгы сызыкка юлланган һәм бүгенге көндә һава-десант гаскәрләре сафларында БПЛА операторы булып хезмәт итә.

Дрон операторының әтисе фронтка 2023 елның августында киткән, ул шулай ук десант штурм гаскәрләре составында хезмәт итә. Махсус хәрби операция хәрәкәтләре барышында ул яраланган булган, тернәкләнгәннән соң янә фронтка әйләнеп кайткан.
P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акчалата түләү каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Бәләбәй районы хакимияте /МАХ
Фото:Бәләбәй районы хакимияте /МАХ
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас