

Чакмагыш районыннан “Племяш” позывнойлы БПЛА операторы дошманның берничә дронын юк иткән. Якташыбыз СВО зонасындагы батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Русия Президенты Владимир Путин Указы белән IV дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнде. Бу хакта Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалеев хәбәр итте.
Сугышчан бурычларны үтәгәндә “Племяш" дошманның берничә дронын бәреп төшергән һәм хезмәттәшләренең позицияләренә һөҗүмне булдырмый калган. Герой 2024 елдан бирле алгы сызыкта тора, танкка каршы дивизионда хезмәт итә. Элегрәк БПЛА операторы РФ Оборона министрлыгының “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм “Миналардан азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнгән иде.
Былтыр без “Племяш” турында җентекләбрәк язган идек.
Чыганак: bashinform.ru