"Башка төбәкләрдән шалтыратып сорашалар"

Эдуард Кускарбеков.   "Яклаучы" сайлап алу пункты офицеры, капитан Фәдис Солтанов.Эдуард Кускарбеков.   "Яклаучы" сайлап алу пункты офицеры, капитан Фәдис Солтанов.
"Яклаучы" сайлап алу пункты офицеры, капитан Фәдис Солтанов. Фото:Эдуард Кускарбеков.

Республикада пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләп җирле кешеләр генә мөрәҗәгать итми, шалтыратулар башка төбәкләрдән дә кабул ителә. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына  заявкалар төнлә дә килә.

Бу хакта сайлап алу пункты офицеры, капитан Фәдис Солтанов хәбәр итте. Солтанов сүзләренчә,  күрше төбәкләрдә яшәүчеләр  Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә булган ярдәм чаралары белән кызыксына. Алар телефон аша җентекле җаваплар ала, ахырда “Яклаучы” контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына килә. Биредә аларны түләүсез яшәү, өч тапкыр туклану һәм, иң мөһиме, контракт хезмәтенә сайлап алу буенча чараларның тулы комплексы — медицина тикшерүе, юридик консультация, финанс һәм башка мәсьәләләр көтә. Монда алар ахыргы этапны үтә һәм аларның нинди гаскәрләрдә хезмәт итә алулары билгеле була.

“Яшь ир-атлар пилотсыз системалар гаскәрләренә кабул итү белән кызыксына. Аларның дөньяга карашлары ахырынача формалашмаган әле, шуңа без аларга булган барлык мөһим мәгълүматны сөйләп бирергә тырышабыз, барлык законлы аспектларны ачыклыйбыз, кайчан азат ителергә була, нинди түләүләр һәм ташламалар каралган. Тулы картинаны тәкъдим итәбез. Ир-атлар СВО зонасында БПЛА операторлары булып хезмәт итү карарын сайлагач, алар белән инструкторлар эшли. Әңгәмәләшәүдә, тестлар үтүдә, практик дәресләрдә ир-атның беспилотник операторы була аламы, юкмы икәнлеге ачыклана. Әгәр теге яисә бу критерийлар буенча туры килми икән, аны техник частька куябыз, ләкин шул ук пилотсыз системалар гаскәрләренә”, – диде Фәдис Солтанов.

Бүгенге көндә дрон операторлары булып хезмәт итәргә теләгән ир-атлар яше арткан. Әгәр бер-ике ай элек пилотсыз системалар гаскәрләренә  20 яшьлек егетләр актив язылса, бүген алар арасында өлкәнрәк яшьтәге ир-атлар да бар.

"Хәзер дрон операторлары булырга теләүчеләрнең яше бераз артты, чөнки өлкән буын хезмәткә кабул ителү мәсьәләсе белән активрак кызыксына башлады. Яшь цензы бераз күтәрелә, әмма яшьләр барыбер мөрәҗәгать итә. Без инде факт буенча эшлибез – физик һәм психологик әзерлек дәрәҗәсен, моториканы, заманча цифрлы җиһазларда эшләү сәләтен карыйбыз. Моңа бик зур игътибар бирәбез. Пилотсыз гаскәрләр бүгенге көндә Кораллы Көчләрдә иң элиталы гаскәрләрнең берсе булып санала. Шуңа күрә кешеләрнең БПЛА операторлары хезмәте мәсьәләсен өйрәнүләре һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзергә барулары гаҗәп түгел”, – дип билгеләде Фәдис Солтанов. 

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

"Башка төбәкләрдән шалтыратып сорашалар"
"Башка төбәкләрдән шалтыратып сорашалар"
"Башка төбәкләрдән шалтыратып сорашалар"
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас