

Кыю кыз турында Әлшәй районы хакимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин сөйләде.
Алёна Раевский поселогында Бурангулов исемендәге лицейны тәмамлаган. 2025 елда көчле рухлы кыз алгы сызыкта хезмәт итәр өчен БПЛА операторлары сафларына керү карарын кабул иткән. Аның өчен һәр дрон очышы – җиңүгә бер адым, ди район башлыгы.
Әле СВОда катнашучы кыз туып-үскән районына кыска вакытлы ялга кайткан. Пионерлар йорты волонтёрлары Алёнага маскировка челтәрләре тапшырган.
“Күңел җылысын салып үргән бу челтәрләр техниканы һәм позицияләрне яшерергә, шул рәвешле солдатларыбызның гомерләрен саклап калуда ярдәм итә. Дроннар канатлары һәрчак үз максатларын тапсын, ә күк йөзе һәрчак тыныч булсын”, – дип белдерде Наил Әбелгуҗин.
Чыганак: bashinform.ru