СВО катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын киңәйттеләр

Дәүләт Думасында хәрбиләрнең ата-аналары өчен уртак отпуск турындагы канун кабул иттеләр.  

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Ил Президенты Владимир Путин Указы белән “Хәрби хезмәткәрләр статусы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелде. Документ нигезендә, беренче һәм икенче төркем инвалидлыгы булган хәрбиләрнең ата-аналарының берсе улы яки кызы белән бер үк вакытта еллык отпускка хокуклы.

Шунысы да мөһим: бу чара – хәрбинең хатыны яисә ире булмаган  очракта гамәлдә.

"Шул ук вакытта мондый хәрбиләрнең ата-аналарының берсенең яисә аның бер баласының, шул исәптән балигъ булганнарның, ял итү вакыты аларның теләге буенча мондый хәрбинең ял итү дәвамлылыгына тигез булырга мөмкин. Төп эш урыны буенча мондый еллык отпускның дәвамлылыгы арткан очракта, аның бер өлешен бирү хезмәт хакын саклап калмыйча башкарылачак", – диелә документта.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас