“Көн саен 10-15 дронны бәреп төшерәләр”

Балтач районы егете армиядә хезмәт иткән чагында дроннар операторы булырга уйлаган. 

"Башкорт"ның шәхси архивыннан. Балтач районы хакимияте башлыгының МАХ-каналынннан."Башкорт"ның шәхси архивыннан. Балтач районы хакимияте башлыгының МАХ-каналынннан.
Фото:"Башкорт"ның шәхси архивыннан. Балтач районы хакимияте башлыгының МАХ-каналынннан.

Балтач районының Иске Тимкә авылыннан “Башкорт” позывнойлы СВО катнашучысы Запорожье юнәлешендә FPV-дрон оператор-саперы булып хезмәт итә. Ул хәрби коптерлар пульты артында эшне камил үзләштергән һәм, аның сүзләренчә, Русия хәрбиләре көн саен дошманның 10нан алып 15кә кадәр БПЛАны бәреп төшерә.

Сугышчы  хакында район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сөйләгән. Аның сүзләренчә, махсус операция зонасына китәр алдыннан “Башкорт” тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән. 2023 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Нәкъ армиядә чагында ватаныбызны саклар өчен егет илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзү карарына килгән.

Субушев аңлатуынча, “Башкорт”ның бу  карарын башлыча кайчандыр Әфганстанда интернациональ  бурычын үтәгән әтисе үрнәге билгеләгән.

Дрон операторы даими рәвештә күнекмәләрен камилләштерә, өстәмә курслар уза. Күрсәткән батырлыгы һәм намуслы хезмәте өчен  “Башкорт” Жуков ордены, “Батырлык өчен” һәм “СВО катнашучысы” медальләре белән билгеләнгән.

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

“Көн саен 10-15 дронны бәреп төшерәләр”
“Көн саен 10-15 дронны бәреп төшерәләр”
“Көн саен 10-15 дронны бәреп төшерәләр”
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас