“Дрон операторыннан рух көче һәм шәхси кыюлык таләп ителә”

Башкортстан Башлыгы киңәшчесе СВОда БПЛА операторларының әһәмияте турында сөйләде.

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Махсус хәрби операция уздыру зонасында пилотсыз очу аппаратлары разведканың һәм һөҗүмнәрнең төп чарасына әверелде. Алгы сызыкның ике ягында да БПЛА расчетлары эшли. Һәм әгәр махсус операция башында дроннар күбесенчә разведка һәм объектив контроль мәгълүматларын тапшыру өчен кулланылган булса, хәзер алар дошманның техникасына, ныгытмаларына һәм тере көченә һөҗүм итә, шулай ук сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек китерә, урыннарны миналау һәм миналардан арындыру белән шөгыльләнә. Бу хакта “Электрогазета”га Башкортстан Башлыгының РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Артур Юмагуҗин сөйләде.

"Иң мөһиме, оператордан рух көче һәм шәхси кыюлык таләп ителә. Салкын һәм аек акыл,   Ватанга хезмәт итәргә чын күңелдән теләк кирәк. Барысына да өйрәтәчәкләр, әмма компьютерны ышанычлы үзләштерү, пайка ясау күнекмәләре һәм электроника белән эшләүне  аңлау яхшы ярдәм булачак. БПЛА расчётларында хезмәт итү –технологияләр һәм тактиканың иң очында булу ул. Сез иң алдынгы эшләнмәләрне кулыгызга аласыз һәм кулланасыз, техник яктан да, фәнни яктан да даими рәвештә үсәсез. Мондый бүлекчәләрдә хезмәт итү – катлаулы техника белән идарә итүдә, ремонтлауда һәм аларны хезмәтләндерүдә өзлексез камилләшү. Ә гражданкада нәкъ менә шушы компетенцияләр бүген иң кирәклеләренең берсе булып тора. Сез пилотлауда гына түгел, ә модернизацияләү, дроннарга хезмәт күрсәтү, аларга оператив рәвештә яңа функцияләр кертү һәм чагыштырмача зур булмаган ресурслар ярдәмендә җитди нәтиҗәләргә ирешү сәләтен дә алачаксыз. Хәзер шундый вакыт, мондый техника өлкәсендә белем һәм күнекмәләр Ватанга чын-чынлап кирәк”, — диде Артур Юмагуҗин.

Артур Юмагужин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка пилотсыз системаларны җитештерүгә һәм модернизацияләүгә зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

"Башкортостан – БПЛА өлкәсендә системалы алымнар кулланылган төбәк,  республика – җитештерүдән алып шәхси составны тулысынча әзерләүгә кадәр шөөгыльләнгән берничә төбәкнең берсе. Өстәвенә, пилотлауга гына түгел, куллану тактикасына, тактик медицинага, каршы тору чараларына да өйрәтәләр. Еш кына дәресләрне турыдан-туры алгы сызыктан килгән тәҗрибәле сугышчылар үткәрә. Радий Хәбировның акыллы һәм алдан күрүчән карары нәтиҗәсендә бездә пилотсыз системаларны җитештерүгә һәм модернизацияләүгә зур ярдәм оештырылган",  – дип билгеләде Артур Юмагужин.

Ул шулай ук пилотсыз авиация бүлекчәләренең сизелерлек яшәрә баруын билгеләп үтте: бу гаскәрләргә, перспективалы хәрби белгечлек һәм Ватанны технологик дәрәҗәдә саклау мөмкинлеген күреп, яшьләрнең күбесе аңлы рәвештә килә.

– Без техникум һәм институтларда компьютер һәм техниканы яхшы белгән талантлы егетләрнең күп булуын күрәбез – бу бик яхшы, һәм без алар белән горурланабыз. Безнең Ватаныбыз бер, һәм аны барыбызга бергә сакларга кирәк, бу көн кебек ачык. Һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп, читтә калмагыз, дип әйтәсе килә, – диде Артур Юмагуҗин. 

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Читайте нас