Башкортстанда яшь ир-атлар БПЛА операторлары булуны сайлаган

Эдуард Кускарбеков.Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.

Шушы көннәрдә  “Башинформ” корреспонденты булачак БПЛА операторының үз гомерендә беренче тапкыр кулына дрон алуын һәм аны һавага күтәрүен күргән. Контрактчының йөзендәге хис-кичерешләрнең ничек үзгәрүен күзәтү кызыклы.

Тәүдә икеләнү һәм кыюсызлык, аннары аның бармакларының хәрәкәтләре ышанычлыракка әйләнә, идарә пультында аның игътибарын  күрәбез. Аңа инструктор  һәм башка шундый ук контрактчыларның хуплау сүзләре ярдәм итә. Ниһаять, коптер җирдән күтәрелә, күзләр дәрәҗәсендә һәм югарырак хәрәкәт итә башлый. Берничә минуттан дронны куллар тотып ала. Коптерның очышы тәмам, ә ир-атның йөзендә: “Килеп чыкты!” – дигән ихлас шатлык чаткылары күренә.

Михаил “Яклаучы” гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына Межгорьедан килгән. Михаилга – 34 яшь, ул – дүрт бала әтисе.

Яшь чагында Русия Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт иткән, разведчик булган. Бер ел элек алган хәрби күнекмәләрне искә төшерергә һәм махсус хәрби операциягә хәрби бурычларны үтәргә китү турында уйланган.

“Безнең гаиләдә хәрбиләр юк. Шуңа мин беренче хәрби булачакмын. Безнең гаиләдә җаваплы карарларны уйламыйча кабул итү гадәткә кермәгән. Мин барын да җентекләп уйладым. Дәүләт һәм безнең республика СВО катнашучыларын һәм аларның гаиләләрен яклый, ярдәм итә, бу сер түгел. Лаеклы акчалата түләүләр бирелә, болары да сер түгел. Әнием, апам, хатыным минем карарны – БПЛА операторы булуны  хуплады. Бу эшнең шартларын да игътибар белән өйрәндем. Мине бар да канәгатьләндерә. Ул гына түгел, мин пилотсыз системалар гаскәрләренә эләгүемә  бик шатмын. БПЛА белән идарә итәргә өйрәнергә бик тә телим. Арытаба анда алган күнекмәләрне эштә дә кулланачкмын. Дөресен генә әйткәндә, югары белем алу турында уйланам. Кыскасы, перспективалар бар”,  – ди үзенә “Композитор” позывное алган Михаил.

Михаил һәм ул танышып өлгергән  иптәшләре, барлык кирәкле тикшерүләрне, медкомиссияне үткәннәр. Ир-ат сүзләренчә, кайсыбер тестлар катлаулы булган, ләкин ул аларны үти алган.

Контракт буенча сайлап алу үзәгенә булачак дрончылар янына Владлен Татарский исемендәге пилотсыз очкычлар операторларының тактик һәм махсус тактик әзерлеге үзәге инструкторлары килде. Алар DJI квадрокоптеры базасында теоретик һәм практик дәресләр үткәрделәр. Авырлыгы һәм идарә итүе буенча җиңел булган бу җыелма һәм җыйнак дрон кош очышы биеклегеннән концертларны, фестивальләрне һәм башка массакүләм чараларны фотога һәм видеога төшерү, шулай ук сәнәгать объектлары, табигать ресурслары инспекцияләре өчен каралган. Моннан тыш, белгечләр билгеләп үтүенчә, DJI алдынгы сызыкта кулланыла торган кыйммәтрәк һәм авыррак профессиональ техникага күчәр алдыннан дрон белән идарә итү нигезләрен үзләштерү өчен яңа операторлар өчен идеаль  беспилотник.

Дәресләрдә булачак операторларга дронны эшкә ничек әзерләргә, идарә иткәндә нәрсәгә игътибар итәргә һәм һава киңлегендә ничек дөрес маневрлар ясарга кирәклеге турында сөйләделәр.

Егетләр, сезнең бар да яхшы килеп чыга. Иң мөһиме тренировкалар үтәргә һәм безнең дәресләргә игътибарлы булырга”, – дип мөрәҗәгать иттеләр белгечләр контрактчыларга.

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Эдуард Кускарбеков.
Эдуард Кускарбеков.
Фото:Эдуард Кускарбеков.
Читайте нас