

СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары сррогы чыккан кредитлар буенча кредит йөкләмәләреннән азат ителәчәк. Тиешле законны Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта кабул итте.
Кабул ителгән законга ярашлы, сүз 2026 елның 1 маеннан хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән хәрбиләр һәм аларның тормыш иптәшләре турында бара. Әгәр бу датага кадәр бурычны түләтү турында үз көченә кергән суд карары булса, шулай ук бурычлының күрсәтелгән йөкләмәләрен үтәү максатларында башкарма документ бирелгән яисә ул инде үтәүгә күрсәтелгән булса. Бурычның гомум күләме барлыгы 10 млн сумнан артмаска тиеш.
Чыганак: bashinform.ru