Гасырлар үткәч тә онытылмый

Чакмагыш районының Түбән Каръяуды авылында яугир якташлар истәлегенә обелиск ачылды

Гасырлар үткәч тә онытылмыйГасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый

Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алганда  районыбызның Түбән Каръяуды авылы халкы аеруча дулкынландыргыч мизгелләр кичерә. 8 май көнне авылда Бөек Ватан сугышында ил азатлыгын яклаган каһарманнарның якты истәлегенә обелиск ачылды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, БР Дәүләт  Җыелышы – Корылтай депутаты  Вадим Васильевич Соколов, район советы депутаты Айдар Фәнил улы Насыйров,  Яңа Балтач авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раушания Фадир кызы Усманова, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.

 Ачы югалтулар, әрнүле үкенечләр һәр гаиләгә кагылган, йөрәкләргә мәңгелек яра салган.  Шушы обелискта Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан кайтып вафат булган якташларның исем-фамилияләре язылган. Илебез тарихында булган Җиңү көне дистә еллар гына түгел, гасырлар үткәч тә онытылмый, күзләрдән шатлык яше китерә. Шул ук вакытта төзәлмәс яра булып әрнеп торган вакыйгалар да бар. Вакытлар үтү белән  Бөек Җиңү  көненең бөеклеге, әһәмияте арта гына бара.

Без сугыш афәтләрен күрмәгән, матур, тыныч тормышта яшәүче буын. Сугышны күрмәсәк тә, ветераннар  сөйләгәннән чыгып, китаплардан укып, кинофильмнар аша аның никадәр коточкыч, үлем, кан-яшь китерүче афәт икәнен аңлыйбыз. Безгә бәхетле тормыш бүләк иткән ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Ләкин безнең  илебез тарихына гына түгел, бөтен дөнья тарихына алтын хәрефләр белән язылган Җиңү көнен, ирекле тормыш өчен яу кырларында  башын салган батырларны онытырга хакыбыз юк. Туган илебезнең һәрбер шәһәрендә, район, авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә һәйкәл-обелисклар куелган.

8 майда да Түбән Каръяуды авылында  чын мәгънәсендә тарихи һәм тантаналы вакыйга – әлеге авылдан  Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә  обелиск ачылды.

Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов чарада катнашучыларны сәламләп, якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, аяз күк йөзе, тыныч, имин тормыш теләде. Ул обелискны төзүдә күп көч салган Илнур Әмин улы Ханов, Рида Зыяннур кызы Хәмәтдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Илнур Әмин улы үз чиратында район җитәкчелегенә шушы максатны тормышка ашыруда  ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Авыл халкы исеменнән Вәсилә Шәйхәли кызы чыгыш ясады.

Ачу тантанасында катнашкан җитәкчеләр обелискны төзеп, аны ачу эшләрен оештыруда катнашучы бер төркем авыл халкына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Әйе, безгә ирекле матур тормыш бүләк итеп яу кырларында башын салганнарның даны мәңгелек. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Обелискка да хәтер һәм хөрмәт сукмагы өзелмәс, дип ышанабыз.

Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.

Бүгенге көндә дә кыю якташларыбыз илебез чикләрен лаеклы яклый, яралана, гомерләрен бирә. Алар бүген һәрберебезнең язмышы хәл ителә торган алгы сызыкта. Яңа Балтач авыл биләмәсе халкы алар белән ныклы рухи бәйләнештә тора, гуманитар ярдәм җибәрүдә  дә актив катнаша.

Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Гасырлар үткәч тә онытылмый
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас