

БПЛА гаскәрләренә үз теләкләре белән контракт төзүчеләрне кабул итү дәвам итә. Бу хакта гәзит укучылар күпне белә дә инде. Шулай да ишетүгә караганда барып күрү яхшырак, дип булачак солдатлар янына киттек.
Бу юлы Элеваторная урамына тәҗрибәле коллегам Рәдиф Фәтхи белән бардык. Капка төбендә эшлекле дежурлар янында контрактка кул куйган кешеләрнең туганнарын, дусларын да очраттык. Документларыбызны күрсәтеп, капканы үттек. Контрактчыларны кабул итү пункты территориясе пионерлар лагерын да, санаторийны да хәтерләтә. Бар якта төзеклек, яшеллек, пөхтәлек. Шунда ук зур хәрефләр белән язылган белдерү, лозунглар тора.
Пункт территориясендә үз эшләре белән йөрүче хәрбиләр һәм гражданнар киемендәге кешеләр күренә. Бинаның эчендә тыныч, эшлекле атмосфера: бер җирдә компьютер артында кызлар килгәннәрнең документлары белән эшли, егетләр медицина комиссиясе үтә, кәгазь-документларын барлый, үзара аралашып та өлгерә.
Үзәкнең офицеры Алмаз Рамил улы Абдрахманов белән конракт-килешү төзүчеләр хакында сөйләшеп алдык. Ул БПЛА гаскәрләренә килүчеләргә караган үзенчәлекләр хакында аңлатты, шул кагыйдәләрнең, бигрәк тә башка төр гаскәрләргә күчерелмәү мәсьәләсенең бик югары дәрәҗәдә каралуы һәм ул кагыйдәләрнең ныклы булуы хакында искәртте. БПЛА гаскәрләренә язылган Стәрлетамак егетен күрдек. “Глобус” позывнойлы егет гаскәргә килүе, әти-әнисенең фатиха бирүе хакында әйтте.
Гомумән, бу үзәктә эш тыныч, тотрыклы рәвештә, үз көенә бара. Җитди йөзле, эшлекле кыяфәтле ир-егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга канәгатьләнерлек җавабын да ала. БПЛА гаскәрләренә алынучыларны ике айлык уку – солдат мәктәбе көтә.