

Хәрби-интернациональ бурычларын үтәгәндә яу кырында ятып калган шушы төбәктә туып үскән әфганчыларның исемнәре мәңгеләштерелде.
Әфган вакыйларында катнашкан райондашларыбызның җыелып хәтер яңарту урыны авыл мәдәният йорты алдында урнашкан мемориаль комплекс янында урнаштырылды.
Чарага мемориаль комплексны сафка бастыруга өлеш керткән авыл халкы зур горурлык хисе белән килде. Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, Вадим Васильевич Соколов, җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов катнашты.
Һәйкәлне ачып, чәчәкләр салудан соң чарага җыелган халыкны һәм авылның күпсанлы кунакларын муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев сәламләде. "Сез, үрнәклеләр, үз көчегезне берләштереп, шундый искиткеч һәйкәл төзедегез, ул алдагы буыннар өчен дә тарихи хәтер булып хезмәт итәчәк. Рәхмәт сезгә! Бу – зур хезмәт», – диде ул.
Комплексны ачу тантанасында башка күп санлы мактаулы кунаклар: Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Мөхәммәт улының улы – Рамил Мансур улы Шәймөхәммәтов, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәүбән Хәмәтдин улы Хасбулатовның оныгы – Булат Фәнис улы, 1945 елның 24 июнендә Җиңү парадында катнашучы, "Кызыл Йолдыз" һәм ике Дан ордены кавалеры Әүдияр Мифтах улы Мифтаховның оныгы Эмиль Урал улы Кирәев, яугир-интернационалистлар, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Фәнис Фоат улы Гайсин, тыл хезмәтчәннәре булды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев мемориаль комплексны сафка бастыруга өлеш керткәннәргә рәхмәт сүзләрен белдерде.
«Ил иминлеге өчен өлешен керткән, тиңдәшсез батырлыклар кылганнарның исемлеге әлеге мемориаль комплекска урнаштырылып мәңгеләштерелде. Барысы да уртак көч көче белән башкарылды. Рәхмәт сезгә», – диде ул.
Истәлекле комплексны булдыру идеясеннән башлап, зур эшкә өлеш керткән авыл халкына ул Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу бүләккә Үрнәк авыл китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе Зөлфия Нәҗметдин кызы Низамова, әфганчы-ветеран Фәнис Фоат улы Гайсин, әфганчы-ветеран, җаваплыгыгы чикләнгән “Юлдаш” җәгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов лаек булды.
Авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән, инициатива күрсәткән һәм халыкның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән иҗтимагый әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда актив катнашкан өчен бер төркем авыл халкын БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов бүләкләде. Аның Рәхмәт хатлары Үрнәк авылы мәдәният йорты мөдире Роза Мәгалим кызы Габделисламовага, фермер Фәнис Фоат улы Әсәдуллинга, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдиновага тапшырылды.
Рәсимә Дамир кызы үз чиратында тирә-яктагы территорияне төзекләндерүдә, чисталыкны һәм тәртип саклауда актив катнашканнары, шулай ук Үрнәк авылында Ватанны саклаучы барлык буын якташларына комплекс территориясен яшелләндерүдә катнашканнары өчен Ринат Ягъфәр улы Низамов, Ранис Нәҗип улы Ислановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Авыл халкын Үрнәк авылы ветераннар советы рәисе Рамил Мансур улы Шәймөхәммәтов сәламләде.
Илебезнең бөек тарихы миллионнарча язмышлардан, яу кырларында ятып калган һәм Җиңү белән кайкан каһарманнарның батырлыкларыннан тора. Бу мемориал – барлык буын Ватанны саклаучылар, гаять зур тырышлык белән безнең яшәү һәм тыныч күк йөзен саклап калучыларны искә алып, хөрмәтләү урыны.
Бүгенге көндә батырлык эстафетасын Бөек Ватан сугышы ветераннарыннан төрле елларда үзләренең интернациональ бурычларын батырларча үтәгән солдатлар кабул итте. Барлык әфганчылар исеменнән Фәнис Фоат улы Гайсин чыгыш ясады.
Без Бөек Ватан сугышы ветераннары белән горурланабыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә. Ләкин, кызганычка каршы, бүген дә илебездә тыныч түгел. Чарада махсус хәрби операция барышында һәлак булган авылдашлары – Рөстәм Илдус улы Диләвировны искә алдылар. Авыл имам-хатыйбы Ильшат хәзрәт Бакиров яу яланнарында ятып калган батыр якташларыбыз истәлегенә һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучылар исәнлегенә дога кылды. Чара патриотик рухлы концерт номерлары белән тулыландырылды. Мондый мемориаль комплекслар райныбызның башка авылларында да ачылачачак.
Бу көнне Үрнәк авыл биләмәсенең Көсәкәй авылында да район җитәкчеләре катнашлыгында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
Автор фотолары