“Башкортостан” полкы дроннар белән коралланган

СВО зонасында “кошчык”лар  тулысынча алышлар тактикасын үзгәртте, дип сөйләде полкның  хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары Александр Мельченко.

Эдуард Кускарбеков.   “Башкортостан” мотоукчылар полкының  хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары Александр Мельченко.Эдуард Кускарбеков.   “Башкортостан” мотоукчылар полкының  хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары Александр Мельченко.
“Башкортостан” мотоукчылар полкының  хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары Александр Мельченко.Фото:Эдуард Кускарбеков.

СВОның тәүге көннәрендә күп сугышчылар “дрон”ның нәрсә икәнен белмәсә, бүген яңа технка бөтен җирдә дә кулланыла. Алар ярдәмендә дошманның терәк пунктларын, хәрби техникасын һәм тере көчен юк итәләр.  Моннан тыш, “кошчык”ларны җирлек разведкасында, координаталарны әм объектив контроль кадрларын тапшыруда кулланалар. Шуңа РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр шунда ук бу яңа белгечлекне үзләштерә башлый. Бу хакта “Башкортостан” мотоукчылар полкының  хәрби-сәяси эш буенча командир урынбасары Александр Мельченко.

Аның белән чак очрашуга ирешеп булды. Майор Уфага командировкага кайткан. Офицер башкорт подразделениеләре актив рәвештә пилотсыз системалар мөмкинлекләрен куллануы турында сөйләргә берничә минут тапты.

“Башкортостан” полкы Кызыл Лиман юнәлешендә сугышчан бурычларны үти. Александр Мельченко сүзләре буенча, бу фронтның җаваплы участокларының берсе. Биредә төрле гаскәрләр бүлекчәләре хәрби бурычларны үти. Шулай да алгы планда еш кына БПЛА операторлары эшли. Шул ук вакытта дрон операторлары алгы сызыктан хәвефсез арада урнашкан, ә аларның эше нәтиҗәләре – сүтелгән блиндажлар һәм ВСУларның башка терәк пунктлары, шулай ук дошманның юк ителгән техникасы һәм тере көче. Бер БПЛА операторы йөзләгән сугышчыны алмаштыра ала, ди командир урынбасары.

“Бүгенге көндә техник җиһазландыру өлкәсендә тактика һәм конкуренция мөһим. Русия гаскәрләре һәм дошман пилотсыз системаларга зур игътибар бүлә. Сер түгел, бу юнәлеш аеруча әһәмияткә ия була башлады. Әгәр 2023-2024 елларда бөтенләй башка картина булса, бүгенге көндә анды техник чараларсыз булмый, аларга аерум игътибар бүлергә кирәк. Без үз базабызны ныгытабыз, тәҗрибә туплыйбыз һәм дрон операторлары кадрларын әзерлибез. Шул ук вакытта пилотсыз очу аппаратларына гына түгел, җирдә кулланыла торган пилотсыз системаларга да игътибар бүләбез”, – дип сөйләде Александр Мельченко “Башинформ” агентлыгына.

Офицер сүзләренчә, әлеге вакытта пилотсыз системалар гаскәрләре актив рәвештә  ихлас БПЛА операторлары булырга хыялланган яшь сугышчылар белән тулыландырыла.

“Егетләр яхшы әзерлек үтә, тиешле белем ала, ул белемне алар куелган бурычларны үтәгәндә уңышлы куллана. Яшермим,  дрон операторлар рәтендә яшь кешеләр кирәк. Аларның реакциясе тиз, алар тиз өйрәнә. Аптырарлык түгел дә, чөнки замана яшьләре үзенә күрә  әзерлек үткән. Ягъни алар компьютер уеннарының нәрсә икәнен белә, ә димәк, аларның реакциясе тиз, моторикасы яхшы һ.б. Шул ук вакытта дрон операторлары эше – идарә пульты гына түгел. Алар ноутбукка, башка системаларга тоташа белергә тиеш, һәм хәтта, мәсәлән, паять итә белергә, “кошчык”ка “перепрошивка” ясый белергә тиеш. Әлбәттә, яшьләр моңа тиз өйрәнә”, – ди полк командиры урынбасары.

Һавадагы һәм җирдәге бесплотниклар разведка һәм һөҗүм эшләрендә кирәк, шулай ук алар азык-төлек, дарулар һәм сугыш кирәк-яракларын илтүдә таләп ителә. Көннән-көн дроннар функционалы арта, дип аңлата Александр Мельченко.

“Дроннарны кулланы спектры шактый киң һәм, әйтик, иҗат өчен дә мөмкинлекләр дә арта. Егетләр пилотсыз системаларны куллану буенча яңа ысуллар таба. Әлеге өлкә асылда “кадрлар тимерлеге” булып тора һәм күп өлкәләрдә эшчәнлекнең мөһим юнәлеше булып тора. Шулай булгач, без тылда урнашкан төрле предприятиеләр белән тәҗрибә уртаклашабыз. Алар инициативаны эләктереп ала, тәҗрибә үзләштерә”, – ди офицер.

P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.

Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.

БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы  юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.

БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала. 

Чыганак: bashinform.ru

“Башкортостан” полкы дроннар белән коралланган
“Башкортостан” полкы дроннар белән коралланган
“Башкортостан” полкы дроннар белән коралланган
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас