

Бүген гаскәрләрнең уңышы күп очракта пилотсыз системалар белән идарә итә белүгә бәйле. Хәрби бурычларның 80 процентына кадәр пилотсыз очкычлар үти, дип белдерде Русия оборона министры Андрей Белоусов. Нәтиҗәдә илдә “Пилотсыз системалар” дип аталган яңа гаскәр барлыкка килде. Һәм аларга контрактчылар җыю башланды. Бу эшкә Башкортстан да беренчеләрдән булып кушылды.
Яңа гаскәргә җәлеп итү узган елның декабрь аенда башланды. 2026 ел ахырына кадәр Русия Кораллы Көчләре пилотсыз системалар белән идарә итү өчен 70 меңнән артык белгеч әзерләргә планлаштыра. 27 апрельдә Русия Оборона министрлыгы Пилотсыз системалар гаскәрләре өчен контракт шартларын аңлатты. Контрактлар шәхси теләк буенча гына төзелә диелә аңлатмада. Бу хакта Оборона министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары һәм гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашлыгындагы ведомствоара киңәшмәсендә оборона министры урынбасары, Русия Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе, армия генералы Виктор Горемыкин белдерде.
“Пилотсыз системалар гаскәрләрен сайлаучылар белән контракт 1 елга төзелә. Русия Оборона министрлыгы әлеге контракт вакыты тәмамланганнан соң хәрби хезмәткәрне азат итә. Вакытында азат итү өчен җаваплылык командирларга һәм кадрлар органнарына, шулай ук хәрби хезмәткәрне азат итүнең шәхси исәбен һәм контролен гамәлгә ашыручы кадрларның баш идарәсенә йөкләнә. Моннан тыш, пилотсыз системалар гакәрләрендә хәрби вазыйфаларда хезмәт узучы хезмәткәрләрне азат итү һәм аларны контракт вакыты чыккан көнне хәрби частьнең шәхси составы исемлегеннән чыгару Русия Президенты указлары белән регламентланган. Контракт нигезендә иреклелек принцибы ята. Бездә студентларны СВО да катнашырга мәҗбүр итү юк. Пилотсыз системалар гаскәрләренә керүче гражданнар белән контракт 1 елга төзелә һәм вакыт узу белән алар яшәгән урыннарына җибәрелә”, - дип ассызыклады Виктор Горемыкин.
Башкортстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә яугирләр җыю дәвам итә. Без Уфа шәһәрендә урнашкан контракт төзүчеләрне сайлап алу үзәгенә барып бу эшнең ничек оештырылганлыгы белән танышып кайттык. Беренче чиратта безне БПЛА операторы һөнәрен сайлаучылар кызыксындыра иде, әлбәттә. Сайлап алу үзәге офицеры Алмаз Рамил улы Абдрахманов безне шундый егетләрнең берсе белән таныштырды. Яңа танышыбыз “Глобус” позывнойлы Алексей исемле Стәрлетамак шәһәре егете булып чыкты. Аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта тора. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт вакыты бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Аннары инде оператор үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Яугирләргә белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведоствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан баша БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләүләр бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре белән кызыксынучылар “122” шалтырата ала. Шулай ук контракт буенча яңа төр гаскәрләрдә хезмәт итү турында мәгълүматны үз хәрби комиссариатыңда, Уфа шәһәренең Революцион урамындагы 156 нчы йортта контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итеп, “Дәүләт хезмәте” ндә заявка калдырып алырга һәм “башбат.рф” сайтында белергә мөмкин.
Автор: Рәдиф Фаткуллин.