

Хәрбиләрне пилотсыз системалар гаскәрләренә (БПС) җыйганда төп принцип – ирекле теләк.
Бу хакта Оборона министрлыгының Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортлары һәм гомум белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашлыгындагы ведомствоара киңәшмәсендә Русия оборона министры урынбасары – РФ Хәрби Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы армия генералы Виктор Горемыкин белдерде.
Виктор Горемыкин ассызыклавынча, БПС гаскәрләренә керүче гражданнар белән контракт бер, ике яки өч елга – кандидатның кабул ителгән карары нигезендә төзелә.
"РФ Оборона министрлыгы әлеге контракт вакыты тәмамланганнан соң сугышчыны хәрби хезмәттән азат итә. Үзвакытында эштән азат итү өчен җаваплылык командирларга һәм кадрлар органнарына, шулай ук хәрби хезмәткәрләрне эштән азат итүнең шәхси исәбен һәм контролен гамәлгә ашыручы кадрларның Баш идарәсенә йөкләнә. Моннан тыш, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хәрби вазифаларда хезмәт узучы хәрбиләрне эштән азат итү һәм аларны контракт вакыты чыккан көнне хәрби частьның шәхси составы исемлегеннән чыгару РФ Президенты указлары белән җайга салынган”, — дип билгеләде Виктор Горемыкин.
Хәрби ведомство башлыгы урынбасары контракт нигезләмәләрен җентекләп аңлатты һәм контрактка кул куюга нинди дә булса мәҗбүр итү мөмкин түгел, дип ассызыклады.
“Контракт нигезендә иреклелек принцибы ята. Студентларны СВОда катнашуга мәҗбүр итү ниятләре юк бездә. Пилотсыз системалар гаскәрләренә килүче гражданнар белән контракт бер елга төзелә. Вакытында эштән азат итү өчен җаваплылык командирларга һәм кадрлар органнарына, шулай ук кадрларның Баш идарәсенә йөкләнә”, – дип белдерде Виктор Горемыкин.
Ул шулай ук РФ Оборона министрлыгы гражданнарның БПС гаскәрләрендә хәрби хезмәт узу мәсьәләләрендә үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне катгый үтәвен ассызыклады.
Оборона министрлыгы контрактта каралган барлык кабул ителгән йөкләмәләрне үтәячәк. БПС гаскәрләре хәрби хезмәткәрен башка бүлекчәләр һәм гаскәрләр төрләре вазифаларына күчерү аның шәхси ризалыгыннан башка рөхсәт ителми. Бу БПС гаскәрләре подразделениеләренә хезмәткә кергән кандидат бу системада катгый кала дигәнне аңлата. Әлеге принцип контракт шартлары һәм РФ Кораллы көчләренең Генераль штабының директив күрсәтмәләре белән каралган.
P.S.Башкортстанда яшәүчеләр дрон операторлары сафларын тулыландыра ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю турындагы бөтен мәгълүмат башбат.рф контракт буенча чакыру турындагы сайтта урнаштырылган.
Шулай ук Оборона министрлыгы сыгылмалы хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт бер елдан алып срокка төзелә, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Сугышчы эштән китә яки яңа контракт төзи алачак.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә. Илнең оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яки гаскәрләрнең башка төренә күчерергә ярамый дип язылган.
БПЛА өлкәсендә контрактчылар тулы социаль пакет ала. Аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.
Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Вуз студентлары, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң инде янә бюджет бүлегенә кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү каралган. Дошман максатларын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән алып 500 мең сумга кадәр акча каралган.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт белән кызыксынучыларның барысы да 122 номерына шалтырата ала.
Чыганак: bashinform.ru