

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев бу миссияне шәхсән үзе җитәкләде. Гуманитар йөкне җыеп, туплап, төяү эшләрен җиренә җиткереп башкарган район җитәкчесенең РФ Кораллы Көчләренә контракт буенча кабул итү эшчәнлеге буенча киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров, водитель Ленар Әхмәтшин бу мөһим эшне исән-имин аткарып чыктылар.
Йөк алгы сызыктагы яугирләрнең көндәлек ихтыяҗлары өчен барлык кирәкле әйберләрне үз эченә алды: катлаулы урыннардан үтеп йөрергә сәләтле өч автомобиль (ике “Нива”, бер УАЗ), энергия белән тотрыклы тәэмин итү өчен генераторлар, мотоцикл, техник ярдәм өчен квадрокоптерлар, маскировка челтәрләре, медицина кирәк-ярагы, эш кораллары, окоп шәмнәре, азык-төлек һәм хәрби хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итүче әйберләр бар иде.
Яугирләргә кирәк-яраклар белән адреслы посылкаларны җыю, сортировкалау һәм туплау эшен гадәттәгечә М.Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы вәкилләре башкарды.
Тыл һәм фронт бердәм булып кала. Бигрәк тә шунысы мөһим: озатылган һәр ярдәм йөге – бер тапкыр кылына торган игелек һәм кайгыртучанлык акты түгел, ә системалы, координацияле эшчәнлекнең бер өлеше. Волонтерлар яугирләрдән яңа заявкалар ала инде һәм ярдәмнең киләсе этабына әзерләнә.
– Ярдәм чараларын әзерләүдә һәрчак актив катнашучы, битараф булмаган чакмагышлыларга тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәсем килә, – ди район хакимияте җитәкчесе Реканс Фәнил улы. – Алар ярдәмендә яугирләргә иң кирәкле әйберләрне җыюга ирешәбез.
Район җитәкчесе хәрбиләр белән аралашып, аларның үтенечләрен тыңлаган. “Барысын да хәл итәргә тырышачакбыз”,– дип ышандырган ул.
Чираттагы ярдәм партиясен җыюда районыбызның авыл хуҗалыклары, авыл биләмәләре, учреждениеләре оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук районыбызның битараф булмаган өлкән һәм яшь кешеләре катнашты.
Бигрәк тә “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы җитәкчесе Фәргать Фәрит улы Ваһапов мактап телгә алынды. Ул яугирләргә илтәсе “Нива” автомобилен бөтен мөһим кирәк-яраклар белән тутырып биргән. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнил Фәрит улы Гәрәев тә алгы сызыкта илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә “Нива” автомобилен җибәргән.
Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җәмгыяте”нең генеральный директоры Вадим Васильевич Соколов, “Якташлылык” берләшмәсе җитәкчесе “Фәрит Хөрмәтулла улы Гыйндуллин, юмарт йөрәкле якташыбыз Азат Ришат улы Абдуллин матди яктан ярдәм күрсәткән. Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте җитәкчесе Рамил Камил улы Агиев бу изге миссиядән бердә читтә калмый. Бик күпләр финанслата ярдәме күрсәткән, бу безнең якташ яугирләр өчен кирәкле әйберләрне тагын да күбрәк җыярга, аларның үтенечләрен үтәргә мөмкинлек биргән.
«Һәр гуманитар йөк турыдан-туры полк командирларының үтенече, егетләрнең үзләре һәм хәрби частьларның ихтыяҗлары буенча әзерләнгән иде, – дип билгеләп үтте Айдар Фәнил улы Насыйров. – Өйдән килгән исемле посылкалар булса, сабый кебек сөенәләр. Анда хаты була, әниләре пешергән чәкчәге салына, балалары рәсемнәр ясап җибәрә. Андый посылкаларны бик көтеп алалар инде. Минеке килде микән, дип, сабый балалар кебек янда әйләнгәләп йөриләр. Якташларыбыз безнең белән күрешер өчен алгы сызыктан чыга. Араларында чыгалмый калганнары да бар. Күбесе белән шәхсән күрешәлмәдек. Ләкин шушы биш-ун минут вакыт күрешү дә алар өчен иң бәхетле мизгелләрнең берсе” – дип дәвам итә район җитәкчесенең киңәшчесе Айдар Фәнил улы.
Бу баруда алар өч юнәлештә булганнар – Донецк, Луганск өлкәләре һәм Запорожье. Беренче йөк машинаны контракт буенча хезмәт итүче якташларга тапшырганнар, икенчесен мобилизацияләнгән егетләргә илтәкәннәр. Барлыгы 100дән артык якташыбызның кулына посылкалар илтеп тапшырылган. Моннан тыш госпитальдә алгы сызыктан чыккан яугирләрне дәвалаучы шәфкать туташларының да хәлен белеп, посылкалар тапшырганнар.
Ул көннәрне узган илкүләм "Хәтер бакчасы" акциясенә дә кушылып өлгерә ерак сәфәрдә булучы райондашларыбыз. Шулай итеп, бу изге миссиягә тылда да, фронтта да кушылалалар. Алар Салават Юлаев исемендәге батальон хәрбиләре белән бергә илебезнең барлык почмакларында узган "Хәтер бакчасы" халыкара акциясенә кушылып, Донецк Халык Республикасы территориясендә мәчет һәм часовня янында Башкортостан җиреннән китерелгән каен үсентеләрен утырта. Рухи үзәкләрне безнең республика ярдәме белән хәрбиләр үзләре төзегән. "Төрле милләт вәкилләре булган, төрле дин тотучы яугирләрнең бер сафта торуларын күрү куанычлы. Алар хәрби бурычларын батырларча үти, игелекле эшләр өчен көч һәм вакыт таба," – ди район хакимияте башлыгы. Утыртылган һәр агач – табигатьне саклауга бер адым гына түгел, бу авыр сынауларны узган Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм хәзерге заман геройларына – СВОда катнашучыларга рәхмәт билгесе дә.
“Соңгы вакытта без үз эчләребезгә бикләнеп яшәргә өйрәнгән идек. Ә менә шушы авырлыклар безне берләштерде. Югарыда аталган эшләрне дә бер кешегә генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Райондашлар безгә зур теләк белән ярдәмгә килә. Җиңү безнең якта булачак. Безнең солдатлар артында менә шундый бердәм тыл бар бит. Барысы да – Җиңү өчен!” – район хакимияте башлыгы.
Чыннан да, бу сүзләр зур әһәмияткә ия. Тарихка күз салсак та, безнең халыкның бердәмлеге никадәр авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән. Бу юлы да шулай булачагына шик юк.