Башкортстан разведчигы ут эченнән иптәшләрен коткарган

ВСУ ут ачканда безнең солдатлар блиндажда булган.

"Башкорт батальоны" МАХ-каналы."Башкорт батальоны" МАХ-каналы.
Фото:"Башкорт батальоны" МАХ-каналы. 

Башкортстаннан СВОда катнашучы, Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальонының разведка ротасы старшинасы Илгизәр Гыймазетдинов иптәшләрен коткарган. Разведчиклар блиндажда булганда ВСУ артиллериясе аларга ут ачкан.

Илгизәр Гыймазетдинов контузия алган, блиндаж яна башлаган, шулай да ул  разведчикларны хәвефсез урынга алып чыга алган.

“Башкорт батальоны” хәбәр итүенчә, Илгизәр Гыймазетдинов махсус хәрби операциясе зонасында 2022 елдан алып хезмәт итә.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен гвардия сержанты Илгизәр Гыймазетдинов Суворов, “Һәлак булучыларны коткарган өчен”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “СВО катнашучысы” һәм генерал Шәйморатов медальләре белән бүләкләнгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас